Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган Авылым» милли комплексында булды.
«Туган Авылым» комплексы Туфан Миңнуллин, 14/56 адресы буенча урнашкан, аңа 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан нигез салынган. Бүген бу республика башкаласында кешеләр иң күп килә торган урыннарның берсе, туристларны да, татарстанлыларны да җәлеп итү үзәге.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашты, ул Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда шулай ук «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ генераль директоры Айдар Таһиров катнашты.
2024 елның 12 июнендә старт алачак БРИКС уеннарына 60 илдән якынча 5 мең спортчы киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды, шулай ук интернет челтәрендә трансляцияләнде. Брифингның темасы «БРИКС илләре уеннары» халыкара мультиспорт чарасын әзерләү һәм үткәрү турында.
Бүген Түбән Кама районында бакча ширкәтләренә һәм Дмитриевка авылына газ җибәрү тантанасы булды. Видеоэлемтә аша тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Газпром межрегионгаз» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Густов катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «DoorHan» концернына нигез салучы Александр Ханин белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Эчке эшләр министрының беренче урынбасары Александр Горовой белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья этноспорт конфедерациясе президенты Нәҗметдин Билал Эрдоган белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Исегезгә төшерәбез, Нәҗметдин Билал Эрдоган Татарстанда эш сәфәрендә.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисенең Кадрлар резервында катнашучылар проектларын яклады.
Резервчылар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка төбәкнең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән инициативаларны тәкъдим иттеләр. Проектларның шактый өлеше аерым тармакларны цифрлаштыруга, һөнәри юнәлеш бирү эшенә, агросәнәгать комплексын, сәламәтлек саклау өлкәсен, социаль өлкәне үстерүгә, төзелешне оештыру өлкәсендә камилләштерүгә, инфраструктура проектларына һ. б. ларга юнәлдерелгән иде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чистай районында эш сәфәрендә булды. Визитның төп максаты - чәчү кампаниясе барышы белән танышу һәм агросәнәгать комплексының кайбер объектларына бару.