Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәләстин дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов Фәләстин делегацияләренең, аерым алганда, Хеврон провинциясеннән KazanForum традицион кунаклары булуын искәртте.
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында электрон сәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек турында сессия узды, аның модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов булды. Сессиядә катнашучылар импортны алмаштыру һәм илебезнең электрон сәнәгатенең технологик бәйсезлеген тәэмин итү буенча дәүләт бурычын үтәү контекстында микроэлектроника тармагы перспективалары турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Russia Halal Expo күргәзмәсендә Россия төбәкләре стендларын карады.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллинның Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Сәрик Җумангарин белән очрашуында катнашты.
Россиядә партнерлык финанслау темасы, федерациянең дүрт субъектында эксперимент нәтиҗәсендә алынган тәҗрибә һәм беренче бәяләмәләр бүген әлеге актуаль мәсьәләгә багышланган панель сессиясендә тикшерелде.
Панель сессиясе «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан экспериментның төбәктә ничек узуы һәм Россиядә партнерлык финанслауны үстерү өчен тагын нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер уртаклашуын сорадылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов KazanForum кырларында БГӘ Икътисад министры урынбасары Абдуллаһ Әл Салих белән очрашты.
Бүген «Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре аша уза торган халыкара мультимодаль транспорт коридорларын үстерү» сессиясендә катнашучылар автомобиль юллары челтәрен һәм «Төньяк – Көньяк» халыкара транспорт коридорын үстерүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Сессия «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья ислам оешмасының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча генераль директоры Сәлим бин Мөхәммәд Әлмәлик белән очрашты.
Әлмәлик әфәнде Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов DP World компаниясе идарәсе рәисе һәм генераль директоры Солтан Әхмәд Бин Сөләй белән очрашты. Очрашу «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә XV KazanForum кырларында узды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский белән очрашты, ул бу көннәрдә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумында катнаша.