Яңалыклар

16.05.2024

Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев төркмән халкының милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

 

16.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасының Халыкара эшләр комитеты рәисе Леонид Слуцкий белән очрашты. Очрашу «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышыннан соң узды. 

Очрашуда Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Волоколам митрополиты, Мәскәү Патриархатының тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге рәисе Антоний, шулай ук Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнашты.

16.05.2024

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында Казан университеты ишегалдында «Казан федераль университетының астрономия обсерваторияләре» объектын ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертүгә багышланган истәлек тактасын ачу тантанасы булды. Истәлек тактасы обсерватория бинасының диварына куелды. Шундый ук истәлек такткасы ТР Зеленодольск районы Октябрьский бистәсендә урнашкан В.П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә дә урнаштырылган.  

16.05.2024

Бүген Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-парк мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Утырышның темасы - "Россия-Ислам дөньясы: гадел күп поляр дөнья корылышы һәм куркынычсыз үсеш».

15.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстанның милли лидеры, Төркмәнстанның Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүген кич Казанга Россия Федерациясенә визиты кысаларында килде. Ул KazanForum Халыкара икътисадый форумында һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышында хөрмәтле кунак сыйфатында катнашачак.

15.05.2024

14-19 майда Татарстан башкаласында «Казан Экспо» мәйданчыгында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum-2024» XV халыкара икътисадый форумы уза. Иннополис инновацион үзәге стендында илебез продукциясе һәм «Иннополис» махсус икътисадый зонасы резидентларының уникаль цифрлы хәл ителешләре, шулай ук Иннополис университеты проектлары белән танышырга мөмкин. Бүген күргәзмә кунакларын рәсми рәвештә карап чыгу барышында аларны Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов тәкъдим итте.

15.05.2024

Бүген кич Татарстан Республикасына Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов эшлекле сәфәренә килде.

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында Төркмән халкының милли лидерын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, башка рәсми затлар каршы алды.

15.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XV KazanForum кысаларында чит илләр илчеләре белән очрашты. Очрашуда 30дан артык дипломат катнашты.

15.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хатын-кыз карашы» трегы спикерлары - халыкара хатын-кызлар оешмалары вәкилләре белән очрашты.

Очрашу «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Модераторы - Россия кооперация университеты ректоры, «Мәрхәмәт - Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын – кызлар-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева.

15.05.2024

Сәүдә-сәнәгать палаталары халыкара икътисадый хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим роль уйный. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин һәм чит илләр сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре белән очрашуда белдерде. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

Битләр: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>