Яңалыклар

08.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләре, шәһәр һәм район башлыклары катнашты.

07.05.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының рәсми делегациясе Абу-Дабида (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) ел саен үткәрелә торган AIM Congress 2024 инвестиция форумында катнаша.

07.05.2024

Бүген Зур Кремль сараенда Владимир Путинның Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

 

06.05.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында республикада чәчү кампаниясен үткәрү мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Спикерлардан: ТР вице – премьеры-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудермәтова чыгыш ясады.

04.05.2024

Пасха бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавы.

04.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гвинея-Бисау Президенты Амару Сисоку Эмбало белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды.

04.05.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Тышкы эшләр министры Хакан Фидан белән очрашты. Очрашу Гамбиядә ИХОның XV саммиты кырларында узды. 

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбиядә узган ИХО саммитында Сьерра-Леоне Президенты Джулиус Маада Био белән очрашты.

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Гамбия Президенты Адама Бэрроу белән Банжул шәһәренә визиты кысаларында очрашты.

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының XV саммитын ачу тантанасында катнашты. Чара Банжул шәһәрендә (Гамбия) оештырылган.

 

Битләр: << ( 231 ) 232 233 234 235 236 237 238 239 240 >>