Яңалыклар

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләтләр һәм хөкүмәтләр башлыкларының XV саммитын ачу тантанасында катнашты. Чара Банжул шәһәрендә (Гамбия) оештырылган.

 

04.05.2024

Чәчү агрегатларының гомуми потенциалы хуҗалыкларга тәүлегенә 100 мең гектардан артык чәчәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

04.05.2024

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы һәм кулланучыларга китерелгән энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

04.05.2024

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау эшләренең торышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Эштә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

04.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Гамбия Республикасына (Африка) эш сәфәренә килде. 

Рөстәм Миңнеханов Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең дәүләт һәм Хөкүмәт башлыкларының 15 нче саммитында катнашу өчен Россия делегациясен җитәкләде.

02.05.2024

Kazanforumга 80 илдән 11 меңгә якын катнашучы теркәлгән. Бу соңгы сан түгел. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.

02.05.2024

Бүген Казан Кремлендә «Зенит - Казан» ирләр волейбол клубы һәм «Динамо - Ак Барс» хатын - кызлар волейбол клубы - 2023/2024 елгы волейбол сезоны буенча Россия чемпионнарын хөрмәтләделәр. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе, «Динамо» ФСО рәисе Әсгать Сәфәров катнашты.

29.04.2024

Бүген Саранскта (Мордовия Республикасы) «Стрела-Ак Барс» (Казан) һәм «Локомотив-Пенза» командалары арасында регби буенча матч узды.

Матчны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин карады.

28.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан халкының Милли лидеры, Төркмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Очрашу Ашхабадта Ахалтеки аты көнен бәйрәм итү кысаларында узды.

28.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркмәнстан Президенты Сәрдәр Бердымөхәммәдов белән очрашты.

Республика Рәисе Ашхабадка ил җитәкчелеге чакыруы буенча Ахалтеки аты көне уңаеннан чараларда катнашу өчен килде. Бу Төркмәнстанда дәүләт бәйрәме, анда мәдәни программадан тыш, эшлекле очрашулар да уза.

 

Битләр: << 231 ( 232 ) 233 234 235 236 237 238 239 240 >>