Яңалыклар

27.04.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Яз һәм Хезмәт бәйрәменә һәм Җиңү көненә багышланды.

27.04.2024

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының тормышка ашырылуы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

27.04.2024

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше, гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча эшләрнең агымдагы торышы, шулай ук социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

26.04.2024

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2024 елгы Россия венчур форумын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан-Экспо» ХКҮдә узды.

Ябылу тантанасында катнашучыларга Россия венчур форумы эш йомгаклары буенча видеоролик күрсәтелде. Исегезгә төшерәбез, форум ике көнлек эшлекле программадан торды. Форум чараларында 4000нән артык катнашучы, 60ка якын стартап, 150гә якын компетентлы спикер һәм бәйсез экспертлар катнашты. Форум эшенең төп юнәлешләре венчур инвестицияләре булды, бу тема, беренче чиратта, профессиональ венчур фондлары идарәчеләре һәм шәхси инвесторлар өчен кызыклы булды.

26.04.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Максатчан капитал фондлары (эндаументлар)» панель дискуссиясе спикерлары белән очрашты. Очрашу  Казан Кремлендә узды.

Кунаклар арасында: Тотрыклы үсеш илкүләм альянсы генераль директоры Андрей Шаронов, МФТИның максатчан капитал фонды башкарма директоры Светлана Красночуб, Владимир Потанинның Хәйрия фонды генераль директоры Оксана Орачева, МГИМОның үсеш фонды (эндаумент) башкарма директоры Марина Петрова.

26.04.2024

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

26.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Коммунистлар партиясе Үзәк комитетының Сәяси-юридик комиссиясе секретаре, Политбюро әгъзасы Чэнь Вэньцин белән очрашты.
 

26.04.2024

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Чара Казан Кремлендә узды.

26.04.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне һәм Татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан татар зыялылары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Казан Кремленең гавами урыннарында узды.

26.04.2024

Бүген иртән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәле итәгенә чәчәкләр салдылар.

Чара Габдулла Тукайның туган көненә багышланды (булачак шагыйрь 138 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә туган).

Битләр: << 231 232 ( 233 ) 234 235 236 237 238 239 240 >>