Яңалыклар

21.01.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Казан вертолет заводы” ААҖндә булды.

Республика башлыгын ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР энергетика министры Илшат Фәрдиев, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, “Казан вертолет заводы” ААҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озатып йөрде.
21.01.2011
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында дәүләт финанслары белән идарә итүдә мәгълүмати мохит булдыру һәм үстерү концепциясен эшләү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе финанс министры урынбасары Татьяна Нестеренко, Федераль казначылык җитәкчесе Роман Артюхин, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Анатолий Краснов, Федераль казначылыкның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволарының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
20.01.2011
“Укытучы ел узып та китте. Шушы бер ел эчендә никадәр күп эш башкарып була икән”, - дип белдерде бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Укытучы елын ябу тантанасында.
20.01.2011
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында алдагы елларда министрлык алдында торган стратегик бурычларга басым ясады. Алар - республикада электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне үстерү, аңа күчүдә һәр министрлыкның шәхси җаваплылыгын беркетү, федераль үзәк белән берлектә Татарстанның IT-эшләнмәләрен Россия, чит ил базарына чыгару, мәгълүмат технологияләре секторында кадрлар потенциалын үстерү һ.б. белән бәйле иде.
19.01.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов«Nike» компаниясе вәкилләре белән очрашты. Анда спортны пропагандалау һәм халыкны спорт белән шәгыльләнүгә җәлеп итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сүз барды.
19.01.2011
Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең республика муниципаль берәмлекләре белән берлектә видеоконференция режимында барган киңәйтелгән урытышында эчке эшләр органнарының узган елдагы оператив-хезмәти эшчәнлеге нәтиҗәләре игълан ителде һәм министрлык алдында торган үзгәрешләр хакында сүз булды.
18.01.2011
Бүген Мәскәүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән РФ спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко очрашты.

Очрашуда ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин һәм “Казан 2013” башкаручы дирекциясе автономияле коммерцияле булмаган оешманың генераль директоры Владимир Леонов катнашты.
18.01.2011
Республикада 2011 елга коммуналь тарифлар барлык муниципаль берәмлекләр өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланды. Билгеле булганча, узган елның августында РФ Торак кодексына кайбер төзәтмәләр кертелгән иде. Моңарчы тарифлар билгеләүдә вәкаләтләр муниципалитетлар кулында булса, төзәтмәләр гамәлгә кергәннән соң, бу вәкаләтләр төбәкләр дәрәҗәсенә тапшырылды. Ә менә торак хезмәтләре өчен тарифлар, коммуналь хезмәтләрдән аермалы буларак, торак милекчеләренең гомуми җыелышларында раслана.
18.01.2011
Узган елның 22 ноябреннән башлап бер ай дәвамында республикада сатылучы һәм кулланылучы мотор ягулыгының сыйфаты тикшерелде. Айлык нәтиҗәләрен бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР да ягулык-энергетика ресурсларының сыйфатын һәм аларны нәтиҗәле файдалануны тәэмин итү буенча идарә җитәкчесе Роберт Гыйләҗиев бәян итте.
17.01.2011
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның 19нчы гимназиясендә булып, анда белем бирү, укучыларның туклану, спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре белән танышып йөрде. Аны исә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урыбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Песошин һәм аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин озатып йөрде.

Битләр: << 2041 2042 2043 2044 2045 2046 2047 2048 2049 ( 2050 ) >>