Яңалыклар

25.01.2011
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Олимпия комитеты иҗтимагый советының яңа составына кергән. Советның яңартылган составы Россия Олимпия комитеты башкарма комитеты тарафыннан расланган.
25.01.2011
24 гыйнвардан Татарстанда элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту айлыгы башланды. Ул элемтәнең барлык төрләрен – телефон элемтәсен дә, Интернет челтәренә ялгануны да, телевизион сигналлар тапшыруны да колачлый. Бу хакта рәсми рәвештә бүген ТР Хөкүмәте йортында узган матбугат очрашуында игълан ителде. Брифингта ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Айрат Хәйруллин, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Айрат Зарипов катнашты.
25.01.2011
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына һәм ТР Элемтә министрлыгына ТР дәүләт стипендиясе ияләренең электрон мәгълүмат базасын ясауны йөкләде.

Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты катнашында ТР махсус дәүләт стипендиясе ияләрен, грант конкурсында җиңүчеләрне, яшь галимнәр һәм яшь фәнни коллективлар арасында дәүләт ярдәме буларак премия алучыларны хөрмәтләделәр.
25.01.2011
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, “Домодедово” аэропортында булган фаҗигале вакыйгаларга бәйле рәвештә, спорт корылмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бердәм нормалар эшләргә кирәк.
24.01.2011
Бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында “ТР 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеше турында”гы яңа программа проекты республика җитәкчелеге каравына тәкъдим ителде. Документ ТР Икътисад министрлыгы белән ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тарафыннан эшләнгән. Аны эшләгәндә Россия һәм чит илләрдәге алдынгы тәҗрибә өйрәнелгән, методологик мәсьәләләр буенча фәнни консультацияләр уздырылган. Документ барлык министрлыклар һәм ведомстволар белән килештерелгән, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар, ТР Сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре һ.б. катнашында фикер алышулар узган.
24.01.2011
Татарстанда былтыр түрәләр һәм махсус хокукый дәрәҗәдәге затларга карата тикшерелеп судларга җибәрелгән коррупцион һәм икътисади юнәлешле җинаять эшләре арасында муниципаль район Башкарма комитетлары җитәкчеләреннән Балтачтан Фәрит Әхмәтханов, Балык Бистәсеннән Илдус Фәйзуллин һәм адвокат Марат Заһидуллин, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, депутатлар һ.б. бар.
24.01.2011
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең “2010 елда Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләти теркәү эшчәнлеге һәм 2011 елга бурычлар турында” дигән исем астында узган киңәйтелгән утырышында катнашты.
22.01.2011
Бүген Казанда ТР Юстиция министрлыгы коллегиясе узды, анда ТР беренче вице-премьеры Равил Моратов катнашты. Коллегия утырышы видеоконференция режимында узды.

Республика юстиция министры Мидхәт Корманов узган елда министрлыкның башкарылган эшләре һәм агымдагы елга бурычлары турында сөйләде.
22.01.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2011 елда социаль ипотека буенча торак төзелеше программасын гамәлгә ашыруга старт бирде. Республика башлыгы быел төзелеш һәм торак тапшыру буенча беренче киңәшмәне үткәрде.
22.01.2011
“Бәләкәч” президент программсын гамәлгә ашыру кысаларында 2011 елда Татарстанда 3 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар өчен мәктәпкәчә белем учреждениеләрендә чират мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерде.

Битләр: << 2041 2042 2043 2044 2045 2046 2047 2048 ( 2049 ) 2050 >>