Яңалыклар

19.02.2011
Бүген Чистайда Бөек Ватан сугышында катнашкан 72 кеше фатирлы булды. Ветераннарга яңа фатир ачкычларын тапшыру тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
18.02.2011
Быел язын, әгәр тиз арада кар һәм боз эри калса, ул шулай булыр дип көтелә дә, Татарстанның 235 торак пунктына су басу куркынычы янаячак, бу исә 18,8 мең кешенең тормыш-яшәешенә, көнкүрешенә китереп суга дигән сүз.
18.02.2011
Быел республикада 2 млн. 390 мең кв. метр мәйданда торак төзеп, сафка бастыру планлаштырыла. Гыйнвар аенда 180,7 мең кв. метр мәйдан сафка бастырылган булса, аның 110 мең кв. метры күп фатирлы йортларга, 70,6 мең кв. метры шәхси торак төзелеше өлешенә туры килә. Казанда исә узган айда гомуми мәйданы 63,8 мең кв. метр булган 7 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Шуның 36,4 мең кв. метры социаль ипотека өлешенә туры килә. Әлеге саннарны бүген ТР Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин яңгыратты. Республикада торак төзелеше һәм сафка бастыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узды.
17.02.2011
Бүген ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Казан тимер юл вокзалы, метро (аерым алганда, аның “Кремль” станциясе), “Үзәк” автовокзал кебек транспорт инфраструктурасы объектларында куркынычсызлыкның тәэмин ителешен тикшерде. Моннан тыш, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Идел буе районы базарында да булды.
17.02.2011
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков 2011 елда Россия Федерациясендә урманнарны янгыннан саклауны оештыру һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарын янгын куркынычы сезонына әзерләү мәсьәләләренә багышланган селектор киңәшмәсендә катнашты. Россия төбәкләре белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков үткәрде.
16.02.2011
Бүген Нурлатта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының еллык коллегиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларының мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеген билгеләп үтте. Моңа аларның мөмкинлекләре җитәрлек булуын әйтте.
16.02.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының күчмә утырышы кысаларында Нурлатның 9 нчы мәктәбендә - Нурлат районының “Электрон белем бирү” программасы район компетенция үзәгендә булды. Мәктәпне ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да карады.
15.02.2011

13 февральгә булган мәгълүматка караганда, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә “грипп” һәм “ОРВИ” диагнозы белән өлкән яшьтәге 548 кеше һәм 282 бала ята. Көн саен чирләүче 132 кеше хастаханәгә яткырыла. Бу турыда бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов белдерде.

15.02.2011
Бүген ТР Мамадыш районы Советының 2010 елда социаль-икътисади эш нәтиҗәләренә һәм 2011 ел бурычларына багышланган утырышы узды. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
15.02.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мамадыш районына сәфәр кыла.

Иртән ул Дәүләт торак фонды линиясе буенча төзелгән йортлардан фатир ачкычлары алган Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм социаль ипотека программасында катнашучыларны өй туйлары белән котлады.

Битләр: << 2041 2042 2043 ( 2044 ) 2045 2046 2047 2048 2049 2050 >>