Яңалыклар

02.09.2011

Республикада хәзерге вакытта 5,1 млн. тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан 32,4 центнер булды. Кукуруз җыю хисабына тулаем уңыш артырга да мөмкин, аерым район кырларында дымлылык 40 проценттан кимеде. Шул рәвешле, Татарстанда урып-җыю эшләре төгәлләнде дисәк тә була, дөрес, бераз “койрыклар” бар әле.

02.09.2011

Республикада гамәлдә булган күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча быел төзекләндерелергә тиешле 999 торак йортның 888ендә эш төгәлләнгән, бу 41 муниципаль берәмлеккә кагыла. Шуларның дәүләт торак инспекциясе бары тик 487сен генә кабул иткән. Соңгы 2 атнада исә 193 йортта төзекләндерү тәмамланган. Аерым алганда, Актаныш, Апас, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кукмара, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Саба, Спас, Теләчедә - барлыгы 11 районда шушы эшләрне түлысынча очлап чыкканнар.

01.09.2011

2016 елда Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясе күләме 2 триллион сум тәшкил итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия» телеканалы хәбәрчесе Ирина Россиуска биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

01.09.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан милли тикшеренү технология университетында (КМТТУ) “Автоматизация һәм технологик процесслар белән идарә итү системалары” укыту лабораториясе ачылу тантанасында катнашты. “Yokogawa Electric Corporation” компаниясе президенты Шузо Кайхори, Япониядән килгән башка мәртәбәле кунаклар, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, студентлар, яшь галимнәр тантананың шаһитлары булды.

01.09.2011

Бүген Казанда татар милли тормышында күптән көтелгән вакыйга булды: кызлар өчен татар телендә белем бирүче 12 нче гимназия дүрт катлы яңа бинага күченде. Бу уңайдан уздырылган тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, әлеге гимназияне яңа биналы итү өчен бөтен тырышлыгын куйган күренекле җәмәгать эшлеклесе, депутат Туфан Миңнуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, гимназия директоры Илһамия Тимеркәева, укытучылар, ата-аналар һәм укучылар катнашты.

01.09.2011

Бүген, Белем көнендә, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанның 131 нче физика-математика лицеенда узган тантаналы линейкада булды.

31.08.2011

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында Нью-Йорк штаты (АКШ) делегациясе белән очрашты.

31.08.2011

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелеше проектын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча генераль подрядчы оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. 

31.08.2011

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рои Розенблит белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Израиль арасында эшлекле хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алышты.

31.08.2011

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы җитәкчелеге белән очрашты.

Битләр: << 1991 1992 1993 1994 1995 1996 ( 1997 ) 1998 1999 2000 >>