Яңалыклар

18.08.2011
Бүген Казан Кремленың вәкиллекле корпусында республикабызның төрле өлкәдә хезмәт куючы алты дистәдән артык мактауга ия кешесенә Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
17.08.2011

Бразилиягә эшлекле сәфәре барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “ИТАР-ТАСС” һәм “РИА Новости” мәгълүмат агентлыкларының Бразилия бюроларына интервью бирде.

17.08.2011

Кичә, 16 августта, Рио-де-Жанейро шәһәрендә (Бразилия) "КАМАЗ" ААҖ белән Marcopolo S.A. арасында документларга кул кую вакыйгасы узды. Чарада ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты.

17.08.2011

Бүген МАКС-2011 халыкара авиакосмик салоны кысаларында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында берничә мөһим документ имзаланды.

17.08.2011

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Мәскәү өлкәсенең Жуковский каласында МАКС-2011 халыкара авиакосмик салонында катнаша. Хөкүмәт рәисен ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов озатып йөри.

16.08.2011

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында балаларның иминлеге айлыгы кысаларында уздырылучы чараларга багышланган матбугат очрашуы булды.

15.08.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның «BrasilInvest» компаниясе президенты Марио Гарнеро әфәнде белән очрашуы нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Бразилия арасындагы хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен үстерү буенча уртак эшче төркем төзү турында карар кабул ителде.

15.08.2011

ТР Президенты JBS компаниясе җитәкчлеген (Бразилия) Татарстанга чакырды.

15.08.2011

ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов бүген Бразилиянең Сан-Паулу шәһәренә килеп Fundação Dom Cabral бизнес-мәктәбенең Халыкара консультатив совет эшендә катнашты.

15.08.2011

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов августның 15еннән алып 19ына кадәр Бразилия Федератив Республикасына эшлекле сәфәр кыла. Бу Татарстан җитәкчелегенең Латин Америкасы илләренә беренче визиты.

Битләр: << ( 2001 ) 2002 2003 2004 2005 2006 2007 2008 2009 2010 >>