Яңалыклар

21.01.2012
Быел Татарстанда халыктан 2 миллиард 114 миллион сум акча җыю күздә тотыла. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә әнә шул хакта хәбәр итте.
20.01.2012
Татарстан Красноярски краеның 2019 елгы кышкы Универсиаданы кабул итәргә теләвен хуплый һәм бу өлкәдә үзендә тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга, бөтен команда белән ярдәм итәргә әзер булуын белдерә. Бүген Казан Кремлендә Красноярки крае губернаторы Лев Кузнецов белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры-Президентның халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Халыкара студентлар спорты федерациясенең беренче вице-президенты Олег Матыцин, “Универсиада-2013” дирекциясе җитәкчесе Владимир Леонов, Красноярски рәсми делегациясе әгъзалары катнашты.
20.01.2012
Урманнар хәзер Россия Федерациясе территориясенең яртысын биләсә, Татарстанның - 17 генә процентын. Урман хуҗалыгы тармагы, чынлыкта, инерцион, бернәрсә дә эшләмәсәң дә берни булмас кебек, ләкин киләчәк буыннар уңышлылыгы өчен кул кушырып утырырга ярамый, чөнки урман эшендә бүгенге тырышлыкның хезмәт җимешләре дистәләрчә еллардан соң гына өлгерә, сизелерлек була. 17 процент кына урманлык булгангамы, аның үзебезнең файдага икәнен яхшы аңлап эш итәбез, чөнки әйләнә-тирә мохитнең, экологиянең яшәеш өчен төп критерийларның берсе булып тора.
20.01.2012
Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне 75 яшьлек юбилее белән котлады.
20.01.2012
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Президенты вазифасындагы зур хезмәтләрен игътибарга алып, Россия Федерациясенең бердәм тышкы сәяси курсын гамәлгә ашыру һәм федерализм нигезләрен ныгыту эшенә гаять зур өлеш керткәне өчен Минтимер Шәймиевкә ведомство күкрәк билгесен тапшырды.
20.01.2012
Бүген Казанга губернатор Лев Кузнецов җитәкчелегендә Красноярски крае делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында кунакларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр вазифаларын башкаручы Равил Моратов каршы алды.
19.01.2012
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районының III типтагы янгын сүндерү-химия станциясендә булды.
19.01.2012
Бүген Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды. Аны ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Виктор Масляков, РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Ралиф Сафин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, “ВСС АВ” компаниясенең (Швеция) сатулар буенча җитәкчесе Андреас Бернер катнашты.
19.01.2012
Татарстан Республикасы һәм Польша Республикасының Лодзь воеводалыгына эшкуарлык, мәдәният, белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә һәм уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лодзь воеводасы Йоланта Хелминская ханым җитәкчелегендәге Лодзь воеводалыгы делегациясе белән очрашу барышында әнә шундый фикер белдерде.
19.01.2012
Бүген Казан Кремлендә Татарстан белән Урман хуҗалыгы буенча федераль агентлык арасында хезмәттәшлек Килешүенә кул куелды. Документны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм агентлык башлыгы Виктор Масляков имзалады. Килешү урманнарны нәтиҗәле файдалану буенча уртак чаралар уздыруны күздә тота.

Битләр: << 1951 1952 1953 ( 1954 ) 1955 1956 1957 1958 1959 1960 >>