Яңалыклар

20.12.2011
Ютазы районының элеккеге башлыгы Марсель Шәйдуллин Татарстанның Азнакай районына эшкә күчә.
20.12.2011
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Ютазы муниципаль район Советы утырышында катнашты, утырышта кадрлар мәсьәләсе каралды.
19.12.2011
Бүген ТР Менделеевски районы башлыгы Таһир Харматуллин үз вәкаләтләрен өстеннән төшерде. Менделеевски муниципаль район Советы белән шәһәр Советының ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган уртак утырышында аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы карарны хупладылар.
19.12.2011
Бүген Тәтеш муниципаль район Советының ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узган 12 нче чираттан тыш утырышы көн үзәгенә кадрлар мәсьәләсе куелган иде.
19.12.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры урынбасары Иван Федотов белән очрашты.
19.12.2011
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде.
19.12.2011
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә “Татнефть” ААҖ һәм кече нефть компанияләре чыганакларында нефть чыгаруда инновацион технологияләр кертү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл узды.
18.12.2011
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иран Ислам Республикасына ике көнлек эш визиты төгәлләнде. Визит кысаларында ТР башлыгы Иран җитәкчеләре белән очрашты һәм берничә объектта булды. Татарстан делегациясе составына шулай ук ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Татнефть» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Наил Мәганов, ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мәзһаров керде.
16.12.2011
Бүген Татарстан Актаныш районы Пучы авылы Мәдәният йортында Татарстанның беренче Президентының әтисе – Шәрип Шәймөхәммәт Шәймиев турындагы китап тәкъдим ителде. “Сагыну” (“Помним”) китабы талантлы җитәкче һәм үз вакытында танылган шәхеснең туганнары, балалары, оныклары, оныкчыклары, шулай ук авылдашлары һәм хезмәттәшләренең хатирәләреннән тора. Бу чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

 

16.12.2011
Энергия саклау, энергия нәтиҗәлелеге Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары ассоциациясенең бүген Казан Ратушасында узган ΧΧΙΧ утырышында күтәрелгән төп темаларның берсе булды. Аның эшендә РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле урынбасары Алексей Кубрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырыш Ульяновски өлкәсе Законнар чыгару Җыелышы рәисе, Ассоциация координаторы Борис Зотов рәислегендә узды.

Битләр: << ( 1961 ) 1962 1963 1964 1965 1966 1967 1968 1969 1970 >>