Яңалыклар

12.12.2011
Бүген “Химград” технополисында Татарстан белән “Внешэкономбанк” арасындагы алга таба хезмәттәшлекне үстерү, ТР да эшмәкәрлек үсешенә кагылышлы берничә килешүгә кул куелды.
12.12.2011
“Химград” технополисы территориясендә киләсе елның өченче кварталында тагын бер производство эшли башлаячак. Бүген биредә “Казан заманча төргәкләү заводы”ның нигез ташлары салынды. Әлеге тантана ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
12.12.2011
Татарстан җитәкчелеге «Ernst&Young» компаниясенең республикадагы эшчәнлеге активлашыр. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ernst&Young» компаниясенең БДБ илләре буенча идарәче партнеры Карл Джоханссон белән очрашу вакытында шундый  фикерен белдерде.
12.12.2011
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә “Бердәм Россия” партиясеннән 6 нчы чакырылыш Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
12.12.2011
Бүген - Россия Федерациясе Конституциясе көне. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шул уңайдан республика халкына котлау юллады.
10.12.2011

Татарстанда «Бәләкәч» программасы тәмамланды. Аның нәтиҗәләре бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков видеоконференция режимында уздырган киңәшмәдә чыгарылды.

09.12.2011

Бүген Татарстанның Теләче муниципаль район Советы район башлыгы вазифасында Илдус Зарипов кандидатурасын хуплады. Совет утырышында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республика Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм башкалар катнашты.

09.12.2011

Бүген ТР Хөкүмәте йортында республика муниципалитетлары белән видеоконференция режимында ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы башланып, анда Татарстан Президентының республикада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин ителеше буенча өстәмә чаралар күрелү турындагы указын гамәлгә ашыру һәм “2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” федераль максатчан программасында куелган бурыч-максатларны үтәү перспективалары турында сүз барачак.

09.12.2011

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Хөкүмәте йортында Сингапурның «RSP Architect planners&engineers ltd» компаниясе башлыгы, Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лиу Тай Кер белән очрашты. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров катнашты.

08.12.2011

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфаларын башкаручы Эдвард Абдуллаҗановны тәкъдим итте.

Битләр: << 1961 1962 1963 ( 1964 ) 1965 1966 1967 1968 1969 1970 >>