“Суд приставларының эше һәрвакыт авыр һәм катлаулы булды. Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР идарәсе гражданнарга, җәмгыятькә закон, суд системасы булуын, кануннарның, суд карарларының үтәлергә тиешлеген һәрдаим искә төшереп тора. Аларның эшчәнлек сыйфаты халыкның, предприятие-оешмаларның судларга, гомумән, дәүләт системасына булган ышанычын билгели”. ТР Премьер-министры Илдар Халиков бүген Суд приставлары федераль хезмәте ТР идарәсенең ел йомгакларына багышланган коллегиясендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.