Бүген Казанның “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Россия Тикшерү Комитетының ТР буенча идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышы узды. Аның эшендә ТР буенча федераль инспектор Рөстәм Идрисов, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, ТР прокуроры Кафил Әмиров, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин, Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев, Федераль Куркынычсызлык Хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Александр Антонов, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм башкалар катнашты. Төп доклад белән идарә башлыгы Павел Николаев хисап тотты.