Яңалыклар

11.03.2013
Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) профессор-укытучылар составы белән очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк инженер образын мәктәп эскәмиясеннән формалаштырырга кирәк дип игълан итте. Очрашу КНИТУ-КАИ 1нче уку бинасындагы актлар залында узды. Чарада КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.  КНИТУ-КАИ Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү  технология университеты белән беррәттән республиканың алдынгы югары уку йорты, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Мәгариф өлкәсендә әлеге өч югары уку йорты безнең локоматив булып тора, дип әйтте ТР Президенты.
11.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының Композит технологияләре үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов белән КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан вертолет заводы (КВЗ) генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар булды. Композит технологияләре үзәге КНИТУ-КАИ №3 уку бинасында урнашкан (Казан, Толстой ур., 15 нче йорт), эшчәнлегенең төп юнәлеше – наномодификацияләнгән бәрелүгә һәм җылыга чыдам композитлар һәм җитештерү технологияләре, алар нигезендә авиа-, авто һәм суднолар төзелеше детальләрен төзү.
11.03.2013

Авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес, туризм – үсешләренә Кама Тамагы районы икътисадының иң күп потенциалы салынган тармаклар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 ел йомгаклары һәм 2013 елга бурычлар турында район Советы утырышы барышында белдерде.

11.03.2013
2013елның 10 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина белән очрашты.
10.03.2013

Бүген Татарстан Республикасына Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев килде.

“Казан” халыкара аэропортында Василий Голубевны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һ.б. каршы алды.
10.03.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасында эшлекле сәфәрдә. Грозный шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чечня Респубикасы башлыгы Рамзан Кадыров каршы алды. Бүген кич Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыров СОГАЗ 20 нче туры "Рубин-Зенит" футбол матчын (Грозный шәһәре, "Әхмәт-Арена" стадионы) карыйлар.



09.03.2013

Бүгенгә Татарстанда 595,3 мең кв.м торак сафка бастырылган, бу - еллык биремнең 25 процентын тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт Йортында үткән киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

08.03.2013

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәме белән котлады. "Сезне язның сөекле һәм сөйкемле тәүге бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм! Үзе тудырган иң югары камиллек үрнәге буларак, хатын-кызга бу көнне хәтта табигать тә сокланып туймыйдыр кебек. Хатын-кыз – ул үзе тулы бер дөнья,  сөю-наз да, гүзәллек һәм нечкә хисләр дә, иң кадерле, иң якын кешеләрен туктаусыз кайгырту да, ананың йөрәк парәсенә булган чиксез мәхәббәте дә – барысына да урын җитә монда".   

07.03.2013

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте  “Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергетика усеше” дәүләт программасын хуплады, ул 2020 елга кадәр исәпләнгән.  Бу хакта РФ Хөкүмәте утырышында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев белдерде. Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышы (Мәскәү) эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул кыскача әлеге тема буенча республикада башкарыла торган эшләр турында сөйләде.

07.03.2013

Татарстан Республикасының фән-мәгариф кластерларының беренче елдагы эшләренә бүген ТР МК Президиумы утырышында нәтиҗә ясадылар, утырышны ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.

Битләр: << 1811 1812 1813 1814 1815 ( 1816 ) 1817 1818 1819 1820 >>