Яңалыклар

27.02.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камага эшлекле сәфәре кысаларында төзелүче поликлиниканы карап чыкты. ТР Хөкүмәте башлыгын республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фаррахов һәм Түбән Кама мэры Айдар Метшин озата бардылар.
27.02.2013
Чистай муниципаль районы елына 15-20 процент сәнәгать үсешенә ирешә ала”, - дип саный бүген Чистайда булып киткән ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
27.02.2013

Фикер алышу вакытында утырышта катнашучылар авыл хуҗалыгы товарлары базарындагы вәзгыять уңаеннан борчылуын белдерде. Бу өлкәдәге бәяләрдә аерма булу фермер хезмәтеннән табыш алырга мөмкинлек бирми.

26.02.2013
Спикер Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәкләре буенча эш сәфәре кысаларында ТРның Баулы һәм Ютазы районнары муниципаль районнары Советлары утырышларында катнашты.

26.02.2013

Бүген Рөстәм Миңнеханов Казан федераль университеты попечительләр советының күчмә утырышында катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов КФУның Филология һәм сәнгать институты һәм Фундаменталь медицина һәм биология институтының фәнни-белем бирү үзәкләре белән танышты.
26.02.2013
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты фәнни-белем бирү үзәгендә булды.Аны КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР фән һәм мәгариф министры Энгель Фаттахов,ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов озатып йөрде.Алар уку аудиторияләре һәм лабораторияләрен карадылар, яшь галимнәрнең эшләре белән таныштылар.
26.02.2013
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алдынгы позицияләрне кайтару, моннан тыш демография өлкәсендә тискәре тенденцияләрне юкка чыгару Тәтеш районының көченнән килә. Моның турында бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың Тәтеш муниципаль районы Советының йомгаклау сессиясендә белдерде.
26.02.2013
Бүген ТР Чүпрәле муниципаль районы советы депутатлары Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе постына Александр Шадриков кандидатурасын расладылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
26.02.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында муниципалитетлар белән берлектә видеоконференция рәвешендә уздырылган брифингта ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, быел республикадан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе барышында 4,5 меңләп егетне берьеллык хезмәткә озату планлаштырылган, дип игълан итте.
26.02.2013
Татарстандагы балалар йортлары базаларында кадет мәктәпләре оештыру күздә тотыла, башлап – Яшел Үзән районындагысында.
Татарстанда булган 1272 белем бирү учреждениенең барысында да узган уку елында хәрби хезмәт нигезләренә әзерлек эшләре үткәрелгән. Аерым алганда, аларның 1134е урта (тулы) гомумбелем бирү учреждениесе, 35е башлангыч һәм 103е урта һөнәри белем бирү учреждениеләре дип күзалларга кирәк.

Битләр: << ( 1821 ) 1822 1823 1824 1825 1826 1827 1828 1829 1830 >>