Яңалыклар

25.02.2013

Бүген Татарстанга эшлекле сәфәр белән РФ Президенты каршындагы гомуми кулланыштагы авиация үсеше мәсьәләләре Комиссиясе вәкилләре килде.
Кунакларны “Казан” халыкара аэропортында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башка рәсми кунаклар каршы алды.
23.02.2013
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Хөрмәтле татарстанлылар! 23 февраль – ул Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре һәм элекке хәрби хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә  үз иленең патриоты булган, “Ватан”, “Туган ил”, “бурыч” төшенчәләре аерым әһәмияткә ия булган барлык кешеләр өчен дә зур бәйрәм. Ватаныбызның тарихы –туган җирнең бәйсезлегенә һәм дәүләтебезнең территориаль бөтенлегенә кул сузучыларга каршы күтәрелүче Россия халкының героик җиңүләре һәм батыр гамәлләре  елъязмасы ул.
22.02.2013
Кукмара муниципаль районы Татарстанда күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар рәтендә тора. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Кукмара муниципаль районы Советының 2012 ел нәтиҗәләре һәм 2013 ел бурычлары буенча узган 24 нче сессиясендә белдерде.
22.02.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков эшлекле сәфәре белән Кукмара муниципаль районында. Монда ТР Хөкүмәт башлыгы җаваплылыгы чикләнгән “Восток” җәмгыяте җирле мега фермасында булып кайтты.
22.02.2013
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республиканың муниципаль районнары буенча эш сәфәрләре сериясе дәвам итә. Җирле совет депутатлары 2012 елгы социаль-икътисади үсешкә нәтиҗә ясый һәм агымдагы елга куелган бурычлар буенча фикер алыша.Бүген ТР парламенты җитәкчесе республиканың Балтач һәм Арча Советлары сессиясендә булды.
22.02.2013
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2012 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Саба муниципаль районы Советы сессиясендә катнашты. ТР Хөкүмәте башлыгын эш сәфәрендә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек вице- премьер-министры Марат Әхмәтов озата барды.
22.02.2013
Бүгенге көндә Татарстанның муниципаль берәмлекләрендәге авария хәлендәге торак фонды мәйданы 427 мең кв метрдан артып китә. 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип танылган күпфатирлы йортлар реестры имзаланып, бүген РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фондына юлланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде.
22.02.2013
“Авыл клублары” программасы нигезендә, быел Татарстан районнарында 46 яңа мәдәният йорты төзелергә тиеш
22.02.2013
Бүгенге көндә республикада торакны сафка бастыру буенча еллык бирем 21 процентка үтәлгән, 505,3 мең кв метр мәйданда торак сафка бастырылган. Шуның 125,4 мең кв метры социаль ипотека йортларына туры килә. Быелгы программа буенча, Татарстанда әлеге социаль программа буенча 110 йорт өлгертелергә тиеш. Бүгенгә шуларның 23 е сафка баскан. Тагын 48 объект югары әзерлек стадиясендә санала, ә 42 йорт түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Әлеге мәгълүматлар бүген ТР Хөкүмәте йортында торакны сафка бастыру мәсьәләсенә багышланган республика киңәшмәсендә яңгырады. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үтте.
21.02.2013
Бүген Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнары белән видеоконференция режимында узган киңәшмәдә балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чаралар булдыру турында сүз барды. Киңәшмә ТР Хөкүмәт йортында узды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Бу чарада муниципаль районнар башкарма комитетлары җитәкчеләре, җирле гадәттән тыш хәлләр комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль органнар мәгариф идарәләре вәкилләре һ.б. катнашты.
Әсгать Сәфәров киңәшмәне ачып, агымдагы елның февралендә республикада кече яшьтәге балаларны көчләү буенча ике коточкыч вакыйга булуын искәртте.

Битләр: << 1821 1822 ( 1823 ) 1824 1825 1826 1827 1828 1829 1830 >>