Яңалыклар

06.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кыска эшлекле визит белән Америка Кушма Штатларына китте. Колледж –Парк шәһәрендә (Мэриленд штаты) республика парламенты башлыгы күренекле татар галименең юбилеена багышланган “Роальд Сагдеев – 80” Халыкара симпозиумында катнашачак.
05.02.2013

Татарстан Президенты “РОСНАНО”ААҖ Идарәсе рәисе урынбасары ,Инфраструктура һәм белем бирү программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.ТР Хөкүмәт Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков,ТР Хөкүмәте беренче вице-премьеры Равил Моратов, икътисад мәсьәләләре буенча ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, “Идея” технопаркы генераль директоры Сергей Юшко катнаштылар.

05.02.2013
2020 елга кадәр Россия Федерациясендә Хәрби-Һава Көчләрен яңадан коралландыруның киң колачлы программасы нигезендә якынча 2мең авиакомплекс,шул исәптән 985 вертолет сатып алыначак.Бу хакта Россия оборона министры Сергей Шойгу Казанда “Дәүләт оборона заказының үтәлеше һәм җиңел класслы вертолетларны файдалану һәм сатып алу мөмкинлекләре”мәсьәләләре хакында уздырылган киңәшмәдә белдерде.
05.02.2013
Бүген ТР Министрлар Кабинетында “Татарстан Республикасында фән үсешенең перспективалары турында” брифинг булды. Анда ТР Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, шулай ук, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан илкүләм фәнни тикшеренү технологик университетының мәгариф, фән һәм сәнәгать интеграциясе буенча проректоры Илдар Абдуллин катнашты.
05.02.2013
Бүген Казанда “Казан вертолет заводы” ААҖ административ бинасында Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу “Дәүләт оборона заказын үтәү һәм җиңел класслы вертолетлар сатып алу һәм алардан файдалану мөмкинлекләре турында ”киңәшмә уздырды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе” ААҖ президенты Михаил Погосян, “Россия вертолетлары” ААҖ генераль директоры Дмитрий Петров һ. б. катнаштылар.
05.02.2013
“Көтәбез, көтәбез, көтәбез яхшы һәм төрле, ә иң мөһиме – безгә һәм илгә кирәкле самолетларны” шулай дип язып калдырды бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Казандагы С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең кадерле кунаклар китабында. Исегезгә төшерәбез, Сергей Шойгу Казанга бер көнлек эш сәфәре белән килде.
05.02.2013
Узган елда Татарстанда тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча аз эшләнмәде, бу Казанга гына түгел, республиканың башка шәһәрләренә дә кагыла. Бүген бу турыда ТР Премьер–министры Илдар Халиков ТР Мәдәният министрлыгының Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында узган йомгаклау коллегиясендә белдерде.
05.02.2013
ТР Яшьләр эшләре ,спорт һәм туризм министрлыгының 2013 елдагы төп бурычы булып Казанда Бөтендөнья җәйге универсиаданы уңышлы уздыру тора.Бу хакта бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов министрлыкның йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде.
05.02.2013

Бүген Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу Татарстан Республикасына бер көнлек эш сәфәре белән килде. Сәфәрнең максаты – авиа һәм вертолет төзелеше предприятиеләрендә булу, Ту-214 самолеты төзелеше белән танышу.
РФ оборона министры борты “Казан” Халыкара аэропортына төште. Сергей Шойгуны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов һ.б. каршы алды.
04.02.2013
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие Николай Богдановский белән очрашты.Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды,анда республикадан Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин,ТР Куркынычсызлык советы секретаре Валерий Власов,ТР Премьер-министрының 1нче урынбасары Равил Моратов Һ.б.катнашты

Битләр: << ( 1831 ) 1832 1833 1834 1835 1836 1837 1838 1839 1840 >>