Яңалыклар

08.12.2012
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә барган Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае пленар утырышында бүген конгресс Башкарма комитетының ике корылтай арасындагы эшчәнлеге уңай дип бәяләнде, аннары БТКның җитәкче органнары сайланды. Башкарма комитетка әгъзалар итеп, делегатлар тәкъдимнәре нигезендә, 77 кеше кертелде – аларның һәркайсы шәхсән игълан ителде.
08.12.2012
Бүген ТР Премьер-министы Илдар Халиков В.И.Качалов исемендәге театрга реконструкция ясау барышы белән танышты. Ул яңа корпуста булды. Аны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, шулай ук бу объектта эшләүчеләр озата барды.
07.12.2012
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Кыргызстан Президентының тормыш иптәше, “Сәламәт ил” (“Здоровая страна”) иҗтимагый фонды рәисе, Кыргызстан дәүләт медицина академиясе доценты Рәйсә Атамбаева белән очрашты. Рәйсә Атамбаева Казанга, татар милләтенең бер вәкиле буларак, ТР Президетны чакыруы буенча Бөтендөнья татар конгрессының Vсъездына кунак булып килде.
07.12.2012

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессы V корылтаеның пленар утырышы ачылды. Утырышта катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгать итте.

07.12.2012
Хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар! Уважаемые гости! Сезне Татарстан республикасында кайнар сәламлим. Бүген татар халкы тормышында тарихи вакыйга. Бөтендөнья татар конгрессы съезды - көтеп алынган зур бәйрәм. Егерме ел эчендә конгресс Татарстан Республикасы белән бергә зур юл үтте. Ул халкыбызны берләштерде, туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау буенча зур эшләр башкарды. Бөтендөнья татар конгрессы - уңышлы проект. Без конгресска таянып эшлибез. Һәм ул безнең ышанычыбызны һәрвакыт аклый.
06.12.2012
Россия Транспорт министрлыгы һәм Россия тимер юллары вәкилләре белән сөйләшүләр алып бару вакытында мөһим килешүләр төзелде, дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Россия транспорты” VI халыкара күргәзмәсендә Татарстан делегациясе эшен бәяләп.
06.12.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнашу өчен Казанга килгән Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы делегациясе әгъзалары белән очрашты.
06.12.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Tur Partners компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Казан Кремлендә узган очрашуда компанияне гамәлгә куючы һәм генераль директоры Ричард Дейли, директор Патрик Дейли, Tur Partners Eurasia генераль директоры Мухарбек Аушев, ТР Президентының икътисади мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
06.12.2012
Бүген Әлмәттә узган семинар-киңәшмәдә кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шуның белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашындагы зональ очрашулар сериясенә нокта куелды.
06.12.2012
Россиянең эре сәнәгый үзәкләре булган Татарстан белән Архангельки өлкәсе хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен яңа дәрәҗәгә чыгарырга ниятли. Бүген Казан Кремлендә ике төбәк җитәкчесе имзалаган хезмәттәшлек Килешүе шуны раслый. Документка ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Архангельски губернаторы Игорь Орлов белән очрашуы вакытында кул куелды. Сүз уңаеннан, Игорь Орлов губернатор постын 2012 ел башыннан гына били. Бу аның Татарстанга тәүге сәфәре.

Битләр: << ( 1841 ) 1842 1843 1844 1845 1846 1847 1848 1849 1850 >>