Яңалыклар

13.11.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясендә Берләшкән милләтләр оешмасы системасы каршындагы кеше хокуклары буенча өлкән киңәшче Ришард Коменда белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президентының эчке сәясәт буенча Департамент җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
12.11.2012
Финанс хезмәтләренең үтемлелеген күтәрү өчен кирәкле фактор буларак финанс инновацияләре:глобаль үсеш шартларында Россия өчен мөмкинлекләр. Бүген “Корстон”да әнә шул хакта фикер алыштылар. Биредә “Һәркем өчен үтемле финанслар. Финанс системасының социаль җаваплылыктагы үсешен ничек тәэмин итәргә?” дигән XI илкүләм конференция ачылды. Конференцияне ачу тантанасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Микрофинанс базары катнашучыларының илкүләм партнерлыгы (НАУМИР) президенты Михаил Мамута катнашында узды. Ике көнгә исәпләнгән конференция эшендә дөньяның 14 иленнән финансистлар катнаша.
12.11.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны, күренекле инженер-геолог, Татарстан нефть сәнәгатененең башында торучыларның берсе Леонид Смагинга “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды. Аны шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
12.11.2012
Техник хезмәт күрсәтү буенча халыкара үзәк ачу, мәгариф программаларын үстерү һәм алга таба да Татарстанның масштаблы сәнәгать программаларында катнашу – “Йокогава электрик” компаниясенең алдагы планнары шуннан гыйбарәт. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка компания президенты Шузо Кайхори җиткерде. Очрашу вакытында Татарстан Республикасы белән “Йокогава электрик” арасында Ниятләр беркетмәсе имзаланды.
11.11.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү һәм Авиатөзелеш районнары территориясендәге метрополитен станцияләре төзелеше барышы белән танышты.
11.11.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 7нче шәһәр хастаханәсе базасында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә төзелеш эшләре барышы белән танышты. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республика башлыгы өчен клиника буенча экскурсия үткәрде.
11.11.2012
Бүген Татарстан Республикасы Президенты – Күзәтчелек советы рәисе Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” махсус икътисади зонасы Күзәтчелек советы утырышын үткәрде.
09.11.2012
Казанда хәзерге вакытта паркинглар төзү буенча эш алып барыла: 2006 елдан бирле 38 җир участогы шушы максатларга бүлеп бирелгән, тагын 20 участок паркинг төзү ихтималына дип каралган. Инвесторларны җәлеп итү максатында, ә бу бизнес “озын акчалы” санала, алар өчен салымнар минилаь дәрәҗәгә калдырып киметеп түли, муниципаль җир һәм ЕНДВ салымнарыннан азат ителгән. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән, Универсиадага кадәр Казанда 6 мең машина урынына исәпләнгән 12 парковка беренче чиратта төзелергә тиеш.
09.11.2012
Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ростехнологияләр” дәүләт корпорациясе генераль директоры урынбасары, “Оптик системалар һәм технологияләр” фәнни-җитештерү концерны Директорлар советы рәисе Игорь Завьялов белән очрашты.
08.11.2012
“Татарстан инвестицияләр өчен ачык һәм республика территориясендә проектларын гамәлгә ашырырга теләк белдергән компанияләргә, инвесторларга максималь ярдәм күрсәтергә әзер”. Лондондагы Investment Opportunities in Tatarstan бизнес-форумында катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.

Битләр: << 1841 1842 1843 1844 1845 1846 1847 1848 1849 ( 1850 ) >>