Яңалыклар

30.12.2012
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән муниципаль районында булды. Зөя шәһәр утравында өч яңа йортка күченү тантанасы булып үтте. Шулай итеп, Зөя утравында яшәүчеләр тузган торактан яңа торакка тулысынча күчерелде. 2010 елдан бирле барлыгы 88 гаилә яшәү шартларын яхшыртты. Бу гаиләләрдә 182 кеше бар.
30.12.2012
Татарстан Республикасы Президентының Беренче каналдагы “Голос” тапшыруының финалына чыккан ике кешегә Татарстан Республикасының атказанган артисты исемнәрен бирү турындагы Указы имзаланды.
28.12.2012
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада "Танеко" нефть эшкәртү комплексының КУГ технологик объектларын эшләтеп җибәрде. Нефтьне тирәнтен эшкәртү заводын энергия белән тәэмин итү өч бәйсез чыганакта тормышка ашырылачак.
28.12.2012
Бүген Әлмәттә “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы булды. Утырышны компаниянең Директорлар советы рәисе, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
27.12.2012
Бүген Татарстан Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары өчен, агымдагы елда өченче мәртәбә, торак төзү яки сатып алу өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификатлар тапшырылды. Әлеге тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.
26.12.2012
Бүген “Татнефть-арена” боз сарае, төп Республика Яңа ел чыршы бәйрәменә килүче балалар белән шыгрым тулып, гөж килде. Татарстанның төп чыршы бәйрәме 7,5 меңләп тамашачыны үзенә җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны тәбрикләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килде.
26.12.2012
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре бүген яңа янгын сүндерү машиналары һәм башка махсус техника алды. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан машина ачкычларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
26.12.2012
Татарстанда шәһәр яны һәм халыкара транспортта пассажирлар ташу куркынычсызлыгы контролен көчәйтергә кирәк. Ул хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышында белдерде. Утырышта "2006-2012 елларга юл хәрәкәте иминлеген арттыру" федераль максатчан программасының нәтиҗәләре каралды. Әлеге утырышны видеоконференция тәртибендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың барлык муниципаль районнары белән берлектә үткәрде.
25.12.2012
Бүген Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин елдагыча ТР Дәүләт Советы эшчәнлеген яктыртучы жураналистларны җыеп, узып баручы елга нәтиҗәләр ясады. Очрашуда республиканың социаль-икътисади, сәяси тормышы белән беррәттән федераль үзәк дәрәҗәсендә бара торган вакыйгалар да читтә калмады.
25.12.2012
Бүген ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм сырхауханәләрдәге терминаллар аша 120дән артык филиалы булган 80нән артык дәвалау-профилактика учреждениеләрендәге табибка бару өчен язылырга мөмкин. Киләсе елда февральдән бу сервистан мобиль кушымталар яки инфоматлар аша файдаланырга була. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Битләр: << 1831 1832 1833 1834 1835 ( 1836 ) 1837 1838 1839 1840 >>