Яңалыклар

14.03.2013

Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков “Созвездие-Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенә ярдәм буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды. Чара ТР Хөкүмәт Йортында булды.

14.03.2013
Татарстан Республикасының гаилә фермаларын һәм шәхси хыҗалыкларны үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү, хакимият органнары өчен кадрлар әзерләү һәм аларны яңа һөнәргә өйрәтү өлкәсендәге тәҗрибәсе, шулай ук башка проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән Дагыстан Республикасы белгечләре уртаклашырга әзер. Бу хакта бүген Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуында белдерде. Очрашу Казан Кремлендә Татарстан Президенты резиденциясенең сөйләшүләр алып бару залында узды.  
 Дагыстан Республикасы делегациясе Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов җитәкчелегендәбүген кыска визит белән Казан шәһәренә килде. Кунаклар югары технологияләр паркында – ИТ-паркта (Казан, Петербург ур.), анда алар өчен мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге проектлар тәкъдир ителде. 

14.03.2013
Бүген Казан IT-паркында Windows 8 нең кабат презентациясе узды. Бу юлы инде аның татар теленә тәрҗемә ителгән интерфейсы тәкъдим ителде. Презентациядә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дагыстан башлыгы вазифаларын башкаручы Рамазан Абдулатыйпов, Microsoft ның Көнчыгыш һәм Үзәк Европадагы президенты Дон Грент, Microsoft ның Россиядәге президенты Николай Прянишников, ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.
14.03.2013
Гомумйорт ихтыяҗлары буенча һәрбер йортка аудит уздырырга кирәк, дип саный Президент. Бүген Казан ратушасында уздырыла торган Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алды.
14.03.2013
Microsoft компаниясе узган елның декабрендә IT-паркта Windows 8 яңа операция системасын презентацияләгән иде. Яңа системаның элеккеләреннән төп аермасы - аны төрле модельдәге стационар компьютерларга, планшетлар, телефоннар һ.б. мобиль җайланмаларга урнаштыру, яңа приложениеләр йөкләү мөмкинлеге булуда.
14.03.2013
Бүген Дагыстан Республикасы Президенты вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатипов Казанга бер көнлек визит белән килде. Кунакны “Казан” Халыкара аэропортында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
14.03.2013
Бүген Казан ратушасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы Казан каласы икенче чакырылыш Думасының XXI сессиясендә мэр Илсур Метшин шәһәр хакимиятенең узган елдагы эшчәнлегенә хисап тотты.
14.03.2013
«Майкрософт» (Microsoft) компаниясе җитәкчеләре белән Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.
Чарада киләчәктә дә компания белән багланышлар алып бару һәм «Майкрософт» программалы продуктларын куллану мәсьәләләре турында сүз барды. Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан «Майкрософт» компаниясе белән системалы рәвештә эш итүе турында әйтеп китте.
13.03.2013
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында икенче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының ХХ сессиясе узды. 2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Ришат Хәбипов чыгыш ясады. Ул социаль-икътисади күрсәткечләрнең үсештә булуын хәбәр итте.

13.03.2013
Россия Федерациясе Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев эш визиты белән Казанга килде.
Ведомство башлыгы Универсиады-2013нең кайбер спорт объектларында булды: Теннис академиясендә, Универсиада авылында, «Ак Барс» көрәш сараенда, «Казан-Арена» стадионында, Су спорт төрләре сараенда, «Татнефть-Арена» боз спорт сараенда. Россия Эчке эшләр министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә йөрде.

Битләр: << 1811 1812 1813 ( 1814 ) 1815 1816 1817 1818 1819 1820 >>