Яңалыклар

13.03.2013
Бүген Чаллы шәһәре мэриясендә муниципаль берәмлек Советының 2012 нче елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 нче елга бурычлар буенча 24 нче утырышы үтте. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Утырышны шәһәр мэры Васыйл Шәйхразиев уздырды.

2012 нче елда шәһәр башкарма комитеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән башкарма комитет җитәкчесе Фәрхәд Латыйпов чыгыш ясады. Ул 2012 нче елда шәһәр буенча планлаштырылган макроикътисади күрсәткечләргә ирешелде, дип хәбәр итте.
13.03.2013
Төркия Республикасы Татарстан территориясендә предприятиеләр саны буенча беренче урында. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия тышкы икътисадый багланышлар буенча Эшлекле советының (DEIK) DEIK җитәкчесе, “Anadolu Group” холдингы директорлар Советы рәисе Тунҗай Үзилхан җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашуда хәбәр итте.
12.03.2013
Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы стеналарында (Мәскәү) 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына багышланган күргәзмә узды. Экспозиция ачылу тантанасында РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

12.03.2013

Быел 4 миллион тонна ашлык җыярга кирәк. Татарстанның эчке ихтыяҗы шундый. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2013 елда язгы кыр эшләре кампаниясен үткәрү турында сөйләде.
12.03.2013
Зур инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда арендага бирелә торган торак базарының үсеше мөһим санала. Бу фикерне бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков арендага бирү өчен төзелә торган торак базарын формалаштыру мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмә барышында җиткерде. Бу киңәшмәне Казанда РФ төбәкләр үсеше министры урынбасары Сергей Дарькин уздырды.
12.03.2013

Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан Акиме Нурлан Әскәр улы Ногаев һәм Казахстанның Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Галым Избасар улы Оразбаков җитәкчелегендәге зур делегациясе бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Президентының Казан Кремлендәге резиденциясендә узды. Исегезгә төшерәбез, Казахстан Республикасы делегациясе Казанда өч көнлек (2013 елның 11-13 марты) эш визиты башкара. Татарстан башкаласында булу кысаларында Татарстан һәм Көнбатыш Казахстан эшлекле даирәләре катнашында бизнес-форум узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Көнбатыш Казахстан өлкәсенең инвестиция потенциалы турында сүз барачак.

11.03.2013
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Ростов өлкәсе губернаторы Василий Голубев белән очрашты. Бу очрашу Ростов өлкәсе делегациясенең Татарстанга ике көнлек сәфәренең соңгы чарасы булды. ТР Президенты кунакларны республиканың социаль-икътисади потенциалы белән кыскача таныштырды. 2016 нчы елга бурыч – тулай төбәк продуктын 2 трлн. сумга кадәр җиткерергә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

11.03.2013
2012 елга нәтиҗәләр чыгару һәм 2013 елга бурычлар билгеләү буенча хисап утырышында район башлыгы Мәҗит Салихов чыгыш ясады.
11.03.2013
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТРның Сарман районында эшлекле очрашуда булды. Ул район үзәгендә социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 фатирлы йортны сафка бастыру уңаеннан тантанада катнашты.
“Бүген бездә бәйрәм, - диде муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров, яңа йортта фатир алучыларны котлап. – Районда барлык хөкүмәт программалары тормышка ашырыла. Бүгенге көндә район үзәгендә ябык бассейн, әйләнгеч автомобиль юлы, аграр көллияттә спорт залы төзелә. Бу проектларны томрышка ашыруда ярдәм иткән өчен, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды директоры Тәлгать Абдуллинга, төзүчеләргә зур рәхмәт. Ә йортка күчүчеләргә шатлык һәм иминлек телим”.

Битләр: << 1811 1812 1813 1814 ( 1815 ) 1816 1817 1818 1819 1820 >>