Яңалыклар

21.01.2015

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисадый форумының ике сессиясендә катнашты.

21.01.2015
2015 елда Татарстанда туу һәм үлемнәрне теркәүне ведомствоара хезмәттәшлек системасы аша тулысынча электрон формага күчерү кирәк. Мондый бурычны бүген республиканың ЗАГС органнары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, хакимиятнең муниципаль органнары алдына, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе коллегиясе утырышында чыгыш ясаганда куйды.
21.01.2015
2014 елда Татарстанда гадәттән тыш хәлләрнең булмавы – бу Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе.
Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
21.01.2015
Бүген Давоска эшлекле сәфәре һәм Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эре компанияләр җитәкчеләре белән очрашты. Чараларда шулай ук “Татнефть” генераль директоры Наил Маганов катнашты.
20.01.2015

 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр ел саен уздырыла торган Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу өчен эш сәфәре белән Швейцария Давосына килде. Россия Федерациясе вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов та бар.

20.01.2015
“КАМАЗ-Мастер” командасы әгъзалары, “Дакар-2015” ралли-марафоны җиңүчеләре бүген Россиягә әйләнеп кайттылар. Мәскәүнең Домодедово аэропортында аларны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, җанатарлар, Мәскәүнең хәрби училище курсантлары, Президент полкы солдатлары, шулай ук күп санда журналистлар каршы алды.
20.01.2015
2015 елда Татарстанда узган ел белән чагыштырганда БДИ уздыру пунктларының саны кими. Быел алар 96 урында ачык булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
20.01.2015

2015 елда гражданнар һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итү Татарстан эчке эшләр органнарының алдынгы бурычы булып калачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясау коллегиясендә белдерде. Коллегия эшендә Россия Федерациясе эчке эшләр министры урынбасары – Россия ЭЭМның Тикшерү департаменты башлыгы Александр Савенков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин катнаштылар.

20.01.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапурның Olam International Ltd компаниясенең баш вице-президенты Радж Вардхан һәм вице-президены Сумант Кумар Де белән очрашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.

17.01.2015

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ җитәкчелеген һәм «КАМАЗ-мастер» командасы әгъзаларын «Дакар-2015» раллида җиңүләре белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команданың барлык әгъзалары адресына телеграмма җибәрде.

Битләр: << 1531 1532 1533 1534 1535 1536 1537 1538 ( 1539 ) 1540 >>