Яңалыклар

04.02.2015

IBM корпорациясе Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, финанс процессларының аутсорсингы буенча үзәк эшчәнлеген башлап җибәрде. Лаеш районының Усады бистәсендә ачылган үзәк ачылышы чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Бөек Милли Мәҗлесе депутаты Исмаил Сафи җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Төркия Республикасының Казандагы Баш консулы Турхан Дильмач, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр һәм тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айдар Гашыйгуллин һәм башкалар катнашты.

03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәбриз шәһәре мэры Садег Нәҗәфи әфәнде җитәкчелегендәге Иран Ислам Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

«Казанда узучы Тәбриз мәдәният көннәре кысаларында Иран Ислам Республикасы делегациясен Татарстан башкаласында чын күңелдән сәламлим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Иран коллегаларын якынлашып килүче бәйрәм – Иран Ислам Республикасының 36 еллыгы белән котлады

03.02.2015

Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе Татарстанда сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча шактый эш башкара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ведомствоның коллегия утырышында хәбәр итте. «Казаноргсинтез» ААҖ базасында узган коллегия эшендә шулай ук Ростехнадзор җитәкчесе Алексей Алешин, аның урынбасары Светлана Радионова, республиканың әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.


03.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Haier компаниясе вәкилләре белән (Кытай Халык Республикасы) очрашты.

Очрашу Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышы да уздырылды.

Очрашуда Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ҖЧҖ (Чаллы) генераль директоры, Haier проекты җитәкчесе Шоужун Ван һәм башкалар да катнашты.

03.02.2015

Татарстан Республикасында бюджеттан тыш чыганаклардан төп капиталга инвестицияләр 2014 елда якынча 500 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта бүген йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде. Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов,  «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Мөсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

03.02.2015

Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының җитәрлек тәҗрибәсе бар инде һәм бүген аның эшчәнлегенә билгеле бер төзәтмәләр кертергә, киләчәк үсеше өчен стратегиясен корырга кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышында хәбәр итте. Коллегия Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды һәм ведомствоның 2014 елгы эшчәнлеге йомгакларына һәм агымдагы ел бурычларына багышланды. Төп нотык белән Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина чыгыш ясады.

03.02.2015
1 февральдән Татарстанда ТКХ өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы һәм "ТР хезмәтләре"/"Услуги РТ" мобиль кушымтасы аша түләгән өчен комиссия алынмый башлый. Бүген бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.
03.02.2015
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков 2015 елның 3 февраленнән 16 февраленә кадәр чираттагы ялда була.
02.02.2015

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия спорт министры Виталий Муткога киңәшмә барышында Казанда 2015 елгы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек барышы турында хәбәр итте.

Битләр: << 1531 1532 1533 ( 1534 ) 1535 1536 1537 1538 1539 1540 >>