Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.
Бүген Казанга Премьер-министрлары Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Делегациясе составында шулай ук Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмагамбәтов бар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда легендар Канада хоккейчысы Фил Эспозито белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Канаданың җыелма командасында Эспозито белән бергә уйнаучы Скотт Макферсон, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыров катнашты.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Росприроднадзор идарәсе белән бергәләп, республика территорияләрен комплекслы үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
Бүген Лаеш муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс” кошчылык комплексы” ҖЧҖнең Лаеш филиалында булды (Габишево авылы).
Бүген Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Химтех» РИҮ – химик технологияләр өлкәсендә региональ инжиниринг үзәге нигезендә полимер компаундлар чыгару буенча беренче җитештерү линиясе техник эшләтеп җибәрелде.