Яңалыклар

01.09.2016

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында булды. Татарстан Хөкүмәте башлыгы һөнәри уку йорты студентларын һәм укытучыларын Белем көне белән котлады. 

01.09.2016

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле укытучылар! Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучыларны һәм тәрбиячеләрне, Татарстан Республикасы мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән тәбриклим!

31.08.2016

Бүген Мәскәүдә Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев сәламәтлек сакалу һәм экология мәсьәләләренә багышланган Стратегик үсеш һәм өстенлекле проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет Президиумы утырышын үткәрде. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

31.08.2016

Бүген көннең беренче яртысында ТР Премьер-министры Илдар Халиков Арча муниципаль районына килде. Төп максаты – халыкның торак шартларын яхшырту программаларын тормышка ашыруның барышы белән танышу иде.

Илдар Халиков муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев озатуында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 36 фатирлы яңа торак йортны (Горький ур., 36а)  карады. Барлык төзелеш эшләре август уртасында төгәлләнгән булган. Эчке эшләре тулысынча башкарылган яңа уңайлы фатирларга хуҗалары якын арада күченәчәк.

31.08.2016

XII Халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрьдә узачак. Быелгы конкурс программасын 33 илдән 60 фильм тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифинг барышында мәгълүм булды.

30.08.2016

Казанда Республика Көне һәм Шәһәр Көне икеләтә бәйрәме зур  концерт белән тәмамланды. Тантана «Казан» гаилә үзәге янында узды. Татарстан башкаласы кешеләрен һәм кунакларын  котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде.

30.08.2016

Бүген "Казан" ипподромында Республика көне хөрмәтенә оештырылган ат чабышлары узды. Быел ат чабышы-спорт чарасы халыкара статусында үтә. Чабышларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар күзәтте. 

30.08.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Гарәп ат чабышлары бөтендөнья фестивале башкарма директоры Лара Савая белән очрашты. Очрашу Казан ипподромы территориясендә үтте. Лара Савая шулай ук  - Халыкара гарәп ат чабышлары судьялар федерациясендә Хатын-кызлар арасында ат чабышлары комитеты рәисе һәм Халыкара ат-спорт академияләре федерациясе Идарә рәисе. 

30.08.2016

Бүген Татарстан башкаласының Меңьеллык мәйданында өченче тапкыр “Kazan City Racing” автошоу үткәрелде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов анда катнашучыларның автомобильләр күргәзмәсен тамаша кылды, аннары экстрим-шоуда аларның чыгышларын карады.

30.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әзәрбәйҗан Республикасы Элемтә һәм югары технологияләр министры Рамин Гулузадә белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.    

Битләр: << 1271 1272 1273 1274 1275 1276 ( 1277 ) 1278 1279 1280 >>