Яңалыклар

02.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнхеанов рәиселегендә "Иннополис" махсус икътисадый зонасының Күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта МИЗ резидентлары статусын алырга теләгән 5 ИТ-компания проекты каралды һәм расланды. Инвестицияләрнең гомуми күләме - 99,2 млн. сум.

02.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Израиль дәүләтенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Цви Хейфец белән очрашты. ОЧрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда шулай ук ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты. Яклар Россия-Израиль мөнәсәбәтләре кысаларында Израиль белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр. 

01.09.2016

Бүген Тукай муниципаль районында "Сетевая компания" ААҖ энергия объектын - Бигеш 220 кВ подстанциясен гамәлгә кертү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, "Сетевая компания" ГАҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, төрле производстволар вәкилләре катнашты. 

01.09.2016

Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ һәм Daimler белән уртак проектны - SFTP каркас кабиналар заводы төзелеше проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты. Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрделәр. 

01.09.2016

Бүген Чаллыга эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" заводы территориясендә ачылган Машина төзелеше гамәли квалификацияләренең күп функцияле үзәгендә булды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән уртак проект турында "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин сөйләде. 

01.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Чаллы шәһәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Чаллы мэры Наиль Мәһдиев һәм башкалар озата йөрде. 

01.09.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның югары уку йортлары беренче курс студентлары өчен оештырылган вузара Белем көне тантанасында катнашты. Республика лидеры аларны яңа уку елы белән котлады һәм укуда уңышлар теләде.

Бүген иртәдән бирле “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга Татарстан башкаласы югары уку йортларының берничә мең беренче курс студенты Белем көне тантанасына җыелды. ТР Ректорлар советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйрәм башланыр алдыннан студентлар Татарстан һәм Россия флаглары хасил итеп, зур күләмле “төсле” флешмобка тезелде.

01.09.2016

Бүген Казан Суворов хәрби училищесы территориясендә суворовчыларга һәйкәл ачу һәм Белем көненә багышланган тантаналы линейка үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан хәрби Суворов училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Үзәк хәрби округ гаскәрләре белән идарә итүче урынбасары, генерал-лейтенант Евгений Устинов, Россия ГХМның Идел буе региональ үзәге башлыгы, эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин һәм башкалар катнашты. 

 

01.09.2016

Бүген Казанда Бөтенроссия Белем көнендә Халыкара мәгариф үзәгенең өченче корпусы ачылды. Яңа бинаны карарга һәм укучыларны һәм ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчесләре озата йөрде. Халыкара мәгариф үзәге Татарстан башкаласында ике ел элек эшли башлады. Мәгариф учреждениесе башлангыч мәктәпнең ике кампусыннан тора. Урта мәктәп бүген ачылды. 

01.09.2016

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Генерирующая компания” ААҖ директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда агымдагы елның беренче алты аенда компаниянең эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар.

Битләр: << 1271 1272 1273 1274 1275 ( 1276 ) 1277 1278 1279 1280 >>