Яңалыклар

10.09.2016

Гыйнвардан сентябрьгә кадәр Татарстанның төзелеш объектларында 21 бәхетсезлек очрагы булган. 8 очракта кешеләр үлгән, 13 хезмәткәр җитди җәрәхәт алган.

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә төзелеш һәм ремонт эшләре барышында куркынычсызлык техникасы өлкәсендә хокук бозу очраклары турында республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Киңәшмә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

09.09.2016

Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә мунициципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максаты – Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашу. 

Рөстәм Миңнехановны сәфәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов,  Әтнә мунициципаль районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов һәм башкалар озата йөрде. 

09.09.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән республиканың Биектау районында булды. “Бөреле” ЯАҖ кырында ул авыл җирлекләре башлыклары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашып сөйләште.

09.09.2016

Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарына әлеге җинаятьтә гаеплеләрне табуга бөтен көчне салып, кыска вакытта тикшерү эшен тәмамларга йөкләде.  

09.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча Чик буе идарәсе башлыгы, генерал-майор Сергей Митюшин белән очрашты. Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш бүлмәсендә үтте. 

08.09.2016

ТР Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Composite Battle World Cup Kazan 2016” I халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы булды.

08.09.2016

Бүген Казанның Тынычлык бистәсендә “Динамо” спорт базасы ату үзәгендә ишетмәүче спортчылар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионаты башланды.

Ярышларда 16 илдән килгән 66 спортчы катнаша. Биредә пневматик һәм кече калибрлы мылтыктан пуля белән атуда 12 комплект медаль уйнатыла.

Бүгенге ярышлар башлану тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ишетмәүчеләрнең Халыкара спорт комитеты башлыгы Валерий Рухледев, Россиянең Сурдлимпия комитеты президенты Александр Романцов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов катнашты.

08.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Киләчәккә караш» кече һәм урта эшкуарлык форумының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясендә узды. 

Уку-лаборатория корпусына килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов һәм республика министрлыклары җитәкчеләре белән бергәләп, холларның берсендә оештырылган форум күргәзмәсен күздән кичерде.

08.09.2016

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисына килде. Биредә берьюлы өч югары технологияле производство эшләтеп җибәрелә.

Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерү станциясе – Казан һәм тулаем Татарстан предприятиеләрен үз продукциясе белән тәэмин итәргә җыена. Технополисның Франциядән килгән резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөньяда әйдәп баручылардан санала. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм, беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Әлеге продукция предприятиеләрнең энергиягә чыгымнарын һәм атмосферага зарарлы матдәләр чыгуын киметергә булыша.

08.09.2016

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков кече һәм урта эшмәкәрлекнең “Киләчәккә караш” төбәк форумында катнашучыларны Татарстан икътисады структурасында кече һәм урта бизнес өлешен 25тән 50%ка кадәр үстерү юлын табарга өндәде.

Битләр: << 1271 ( 1272 ) 1273 1274 1275 1276 1277 1278 1279 1280 >>