Яңалыклар

06.09.2016

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” коммерцияле булмаган оешманың Күзәтчелек советы утырышын уздырды. Көн үзәгендә фондның агымдагы эшчәнлегенә караган мәсьәләләр иде.

 

05.09.2016

Бүген “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә XII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале ачылды. Фестиваль ачылу белән анда катнашучыларны ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.

05.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәрендә. Рөстәм Миңнеханов 282 фатирлы йортка тантаналы күченү чарасында катнашты. Йорт ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча төзелгән. Бүген шушы йортка федерациянең һәм республиканың 4 программасында катнашучылар күченә. Бөек Ватан сугышы ветераннары толлары, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр, социаль ипотека программасында катнашучылар әлеге йорттан фатир алган.

05.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында "Майский" теплицалар комбинатында булды. Рөстәм Миңнеханов анда помидорлар үстерү өчен теплицалар блогын карады. Объект реконструкция барышында торгызылган. Комлпексның гомуми мәйданы - 1,4 гектар. Киләчәктә тагын 4,1 гектар мәйданнарны яңарту көтелә. Бу томатлар җитештерү күләмен елына 900 тоннага җиткерүне мөмкин итәчәк. 

05.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Харбин шәһәре мэры Сун Сибин әфәнде җитәкчелегендәге Кытай делегациясе белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. Татарстан ягыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнаштылар.

05.09.2016

Корея Халык-Демократик Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ким Хен Джун белән бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты.

04.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш визиты кысаларында "Татнефть"нең яшь хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсы ачылу тантанасында катнашты. 

04.09.2016

Бүген Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Төп бәйрәм чаралары Ленин мәйданында үтте. Башта тамашачыларга республика нефть һәм газ сәнәгате тарихына багышланган сәхнәләштергән тамаша күрсәттеләр. 

04.09.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Әлмәттә эш сәфәрендә. Визитының төп сәбәбе - Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләре көне һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу.

 

04.09.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

«Хөрмәтле нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!
 
Татарстан Республикасы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм.     

Битләр: << 1271 1272 1273 ( 1274 ) 1275 1276 1277 1278 1279 1280 >>