Бүген кич ЮНЕСКО генераль директоры Одри Азуле Казанга килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашты.
Очрашу Прагада Чехия Президенты резиденциясендә узды.
Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Чехиядә эш сәфәрендә (2019 елның 5-6 марты).
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехия Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова киләчәк хезмәттәшлек адымнары турында фикер алыштылар.
Очрашу Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясенең 11 нче утырышы тәмамлануга ук Прагада узды.
Яклар Хөкүмәтара комиссия йомгаклары, шулай ук утырыш кысаларында имзаланган килешүләр турында фикер алыштылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Чехия бизнес-форумында катнашучыларны Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек итәргә чакырды. Форум Россия-Чехия сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләренә, аларның бүгенге торышына һәм перспективаларына багышланды.
Форум Прагада (Муниципаль йорт) Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе кысаларында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча 11 нче хөкүмәтара комиссия утырышында катнашты.
Чара Прагада узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре очрашуында катнашты.
Чара Прагада (Муниципаль йорт) узды.
Искәртәбез, Россия Федерациясе-Чехия Республикасы икътисадый, сәнәгать һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Прагада Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Мирослав Томан әфәндегә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.
Республиканың тыюлык фондын саклау һәм үстерү буенча озак сроклы максатчан программа эшләргә кирәк. Бу хакта бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында белдерде.
Утырышта ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.
Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр комплексы мәйданчыгында “Балыкчы. Аучы” 13 нче махсуслаштырылган күргәзмә ачылышы узды. Ачылыш тантанасында ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехиягә эш сәфәре кысаларында MSR Engines компаниясе генераль директоры Мартин Шула белән очрашты.
MSR Engines компаниясе моторлы сёрфләр әзерләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә. Компаниядә 100ләп кеше эшли.