Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Максаты – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы финалында катнашу.
Искәртәбез, 2018 елдан Рөстәм Миңнеханов – «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсы остазы.
«Россия лидерлары» – илдә социаль лифтлар системасын үстерүгә юнәлгән проект. Конкурсның максаты – лидерлык сыйфатлары һәм идарәчел компетенцияләре дәрәҗәсе югары булган перспектив җитәкчеләрне табу, үстерү һәм аларга ярдәм күрсәтү.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге коллективына яңа җитәкчене – Павел Лохановны тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.
Татарстан Хөкүмәте йортында бүген Татарстан Республикасындагы телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышы узды. Бу чара ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә үтте. Анда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев, республика ведомстволары һәм министрлыклары вәкилләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казанда беренче полилингваль белем бирү комплексын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретареның һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең уртак киңәшмәсендә катнашты. Чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча өстәмә чараларга, шулай ук Идел буе федераль округында урнашкан ОСК предприятиеләрендә граждан билгеләнешендәге югары технологияле продукция җитештерүне диверсификацияләүгә багышланды.
Татарстанда "ЛУКОЙЛ" ГАҖнең унынчы социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы старт алуы турында игълан ителде. Грант фонды быел 25 млн сум тәшкил итә.
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскка эш сәфәре кысаларында «Ижмаш» музеенда булды.
Музей тарихы 1827 елдан башлана. 1975 елдан музей борынгы бинада – элеккеге акча саклагычта урнашкан. Коллекциядә Ижевск корал заводының, хәзерге «Калашников»концерның бай тарихы тәкъдим ителгән. Барлыгы 430 утлы һәм салкын корал үрнәге куелган.
Татарстанда гадәттәгечә сәләтле яшьләргә аеруча игътибар бирелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Идел буе федераль округы төбәкләрендә яшьләрнең сәләтләрен һәм талантларын ачу, үстерү һәм аларның кадрлар буенча үсүенә ярдәм күрсәтү чараларын гамәлгә ашыру турында" Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ижевскида эш сәфәрендә. Удмуртия Республикасы башкаласында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашачак.