Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров та катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының XI киңәйтелгән утырышында катнаша.
Чара «Пирамида» КККда (Казан) уза.
«РәсмиТатарстан» сайтында утырышның онлайн-трансляциясе оештырылган.
Искәртәбез, утырышта Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Борис Титов та катнаша. Чара кунаклары – РФ Дәүләт Думасы депутатлары Геннадий Онищенко, Айрат Фәррахов, Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Инвестицион сәясәт департаменты директоры Милена Арсланова һәм башкалар.
Утырышта барлыгы 200 эшкуар катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды директоры Нурлан Киясов белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Яклар хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.
«МИСиС» милли тикшеренү технология университетының максатчан капитал формалашгтыру фонды 2011 елда университетның эшчәнлеген финанслау һәм үстерү максатыннан оештырылган.
Дүшәмбе көнне, 11 нче мартта, Казанда («Пирамида» ККК) Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының 11нче утырышы узачак
Эшкуарлар советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.
Утырыш дискуссия форматында узачак, республиканың үзмәшгүль эшкуарлары өчен мөмкинлекләр булдыру, эшкуарлык инициативасын стимуллаштыру, үзмәшгүль эшкуарлар өчен сыйфатлы шатлар тудыруга багышланачак.
Татарстан чаңгычысы Христина Мацокина һәм Александр Терентьев Россия җыелма командасы исәбенә Красноярсктагы КышкыУниверсиада-2019да катнаш команда спринтында алтын медаль китерделәр.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Христина Мацокина, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президенты Елене Вяльбе, Татарстан Республикасы Чаңгы узышлары һәм биатлон федерациясе президенты Илшат Фәрдиев, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы, Татарстан Республикасы җыелма командаларының баш тренеры Эдуард Галиев һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры Йосыф Якубов адресына котлау телеграммасы җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Физик культура, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Михаил Дегтярев белән очрашты
Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә "Агосәнәгать паркы ААҖ генераль директоры Олег Власов агросәнәгать паркы эшчәнлеге турында хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Олег Власов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә паркта 276 резидент эшли. 2018 елда товар әйләнеше 1,6 млрд. сум тәшкил итте. 1200 хезмәт урыны булдырылган.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика кидәшмәсендә Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – РФ ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин янгыннарны профилактикалауга һәм гражданнар җыеннарында бу хәлләр турында актив фикер алышуга өндәде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елның 7 мартына 522,1 тысяч кв. м. торак эксплуатациягә тапшырылган, бу планның 21,5%ы. Бүген бу хакта республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Кадерле ханымнар һәм туташлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Йөзләрдә елмаюлар балкыткан, чәчәк бәйләмнәренә күмелгән бу бәйрәм һәрчак яз җитүе, табигатьнең кышкы йокыдан уянуы, яңаруы белән бәйләнгән. Хатын-кызлар күпчелекне тәшкил иткән безнең илдә ул һәрвакыт бөтенхалык тантанасы булды һәм шулай булып калачак та.