Яңалыклар

01.04.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Беренче канал. Бөтендөнья челтәре» ЯАҖ генераль директоры Алексей Ефимов белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Очрашуда катнашучылар Казанда «Төп геройлар» балалар фестивале-бәйрәмен уздыру турында фикер алышты. Фестиваль кысаларында берничә чара: костюмлы карнавал, концерт, балалар өчен төрле мастер-класслар, викториналар һәм спорт уеннары оештыру планлаштырыла.  

31.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Халыкара инвестицион паркында булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтендә кыска вакытлы эш сәфәрендә (2019 елның 30-31 марты).

31.03.2019

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Мәмләкәтенә эш сәфәренә килде.

Бәһрәйндә (Манама шәһәрендә) булганда Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Халыкара инвестицион паркына барырга, шушу парк һәм аның резидент компанияләре эшчәнлеге белән танышырга ниятли.

30.03.2019

Язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

30.03.2019

Торак фонд объектларын һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау турында бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

29.03.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Алексей Песошин Мәскәүдә Россия Регби федерациясенең Югары советы утырышында катнашты. Алексей Песошин 2011 елдан ТР Регби федерациясен җитәкли.

29.03.2019

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошинны Мактау ордены белән бүләкләде. Югары бүләк “хезмәттә ирешелгән уңышлары һәм күпьеллык намуслы эше өчен” бирелде. Бу турыда указ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

27.03.2019

Кадерле дуслар!

Халыкара театр көне – сәхнә осталарының һәм театр хезмәткәрләренең  һөнәри бәйрәме булу белән беррәттән, безнең барыбыз – уйлы-фикерле, гамьле миллионлаган тамашачы өчен  дә зур  бәйрәм.

26.03.2019

Язгы ташуга каршы чараларны башкару өчен республикада 15 меңнән артык кеше һәм 2 меңнән артык техникадан торган төркем булдырылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазифаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко хәбәр итте.

26.03.2019

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанның экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Битләр: << ( 881 ) 882 883 884 885 886 887 888 889 890 >>