Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Республика көненә багышланган ат спорты бәйрәмендә булдылар һәм ТР Президенты Кубогына һәм Казан мэриясе призына ат чабышларын карадылар.
Бәйрәм Татарстан башкаласында «Казан» халыкара ат спорты комплексында узды.
Бүген Республика көнендә Казандагы Меңьеллык мәйданында Kazan City Racing автотамашасы башланып китте. Чара алтынчы мәртәбә оештырыла. Бу тамашада автомотоспортның әйдәүче йолдызлары катнаша. Бәйрәм мәйданында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров да булдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Казанның Гагарин урамындагы 103, 105, 107 нче йортларның ишегалды бәйрәмендә булдылар. Бәйрәм Республика көненә багышланган иде.
Бүген Казанда Побежимов һәм Копылов урамнары чатында сәнәгать җитештерүен оештыручы, СССРның Социалистик Хезмәт Герое, С.П.Горбунов ис. Казан авиация заводының элеккеге директоры, РФнең Атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов һәйкәлен ачу тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Герое, ерак авиация командующие, генерал-лейтенант Сергей Кобылаш һәм башка рәсми затлар ктанашты.
Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Республика көне белән котлау телеграммасы юллады.
Төркиянең Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу татарстанлыларны Республика көне белән котлады. Телеграмма Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән.
Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко Татарстан кешеләрен Республика көне белән котлады. Котлау телеграммасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адркесына юлланган.
Татарстан Республикасында бүгенгә 65% мәйдан - 930 мең га җыеп алынган. Уртача уңыш 30,4 ц/га. Иртәгә амбарларга 3 млн тонна ашлык салыначак. Бүген бу саннарны Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов китерде.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2019 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча эшләр 82%ка үтәлгән. Программа кысаларында барлыгы 42 муниципаль берәмлектә 942 күп фатирлы йорт ремонтланырга тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Киңәшмәне ачып Рөстәм Миңнеханов барысын да Республика көне белән котлады.
Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны һәм бөтен татарстанлыларны Республика көне белән котлады.
"Чын күңелдән Сезне һәм тугандаш Татарстан халкын Республика көне белән котлыйм, - диелгән Казан Кремленә юлланган котлау телеграммасында. - Безнең борынгыдан һәм тугандашлык элемтәләренә нигезләнгән хезмәттәшлегебез Төркия-Россия мөнәсәбәтләренең мөһим өлеше".