16 сентябрьдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда катнашты. Ул теркәлү урыны буенча оештырылган участокта тавыш бирде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин финанс тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Бүген Казанда “Тулпар”стадионында Казанның “Стрела” клубы һәм “Кубань-2”командасы арасында матч узды. ТР Премьер-министры Алексей Песошин матчка килде.
Татарстанда урып-җыю кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда 1 млн 665 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу планлаштырылганның 68,7%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика финансчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
Финансчы көне уңаеннан тантаналы чара Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин бүген Казан хәрби Суворов училищесына 75 ел тулу уңаеннан тантаналы чарада катнашты.
Казан хәрби Суворов училищесы оркестры кунакларны бәйрәм музыкасы белән каршы алды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстандның Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинга бөртекле культуралар уңышын җыюны тәмамлау уңаеннан котлау телеграммасын юллады.
"Хөрмәтле Алмаз Сәлим улы! Ихластан Сезне һәм Нурлат муниципаль районы игенчеләрен бөртекле культураларны урып-җыюны Татарстанда беренчеләрдән тәмамлавыгыз уңаеннан сәламлим. Бу Нурлат игенчеләренең зур хөрмәткә лаек тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе, һәркемнең югары һөнәри осталыгы һәм уртак хезмәткә өлеш кертергә омтылуы күрсәткече.
Сезнең барыгызны да намуслы хезмәтегез, туган илгә тугрылык үрнәге һәм куелган максатка ирешүдә ныклык күрсәткәнегез өчен рәхмәт белдерәм. Ныклы сәламәтлек, бәхет һәм яңа хезмәт җиңүләре теләп калам», - диелә телеграммада.
Шулай ук котлау телеграммалары Зәй, Кайбыч, Апас муниципаль районнарына да юлланды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казахстан Республикасының Казандагы генераль консулы Жанболат Мурзалин белән очрашты.