Яңалыклар

27.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белән Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе Ван Юнцин арасында очрашу узды.

Ван Юнцин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасында катнашу өчен килгән, чемппионат  кысаларында WorldSkills флагы Кытай вәкиләренә тапшырыла, Кытайда  WorldSkills Shanghai-2021 дөнья чемпионатына әзерлек бара инде. 

27.08.2019

Татарстан аграрийлары быел 5 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

27.08.2019

Үткән атнада WorldSkills хәрәкәтен үстерүнең стратегик мәсьәләләре турында масштаблы фикер алышулар күтәрелә торган мәсьәләләрнең бөтен мөһимлеген күрсәтте. Без яшь профессионалларга төрле яклы ярдәм күрсәтү – бер дәүләт кысаларында гына түгел, бөтен дөньяда тотрыклы икътисадый ситуация нигезе икәнне аңладык. 

Бүген бу хакта Рөстәм Миңнеханов 2019 елгы WorldSkills International Генераль Ассамблеясе утырышындагы сәламләү сүзендә хәбәр итте.

Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.   

27.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе Губернаторы Андрей Никитин белән очрашты.

Очрашу «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.  

Искәртәбез, Андрей Никитин Казанга WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ябу тантанасына килде.

27.08.2019

Бүген Казанга эш визиты белән Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова килде.

 

27.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур мәгариф министры Онг Е Кунг белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды. 

27.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Кытай Халык сәяси консультатив советы рәисе урынбасары Ван Юнцин әфәнде белән очрашты. 

26.08.2019

Бүген Казан Кремлендә республикада чаңгы-биатлон комплексын төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

26.08.2019

Татарстанның сәнәгать комплексының тотрыклы эше бик күп төрле социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республика предприятиеләрендә сәнәгать һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә ТР Иминлек Советы утырышында белдерде. 

26.08.2019

«Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советында нотыкчылар сәнәгать һәм җәмәгать иминлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, утырш Татарстан Республикасы Президенты рәислегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Битләр: << ( 821 ) 822 823 824 825 826 827 828 829 830 >>