Яңалыклар

03.09.2019

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү буенча республика программасы башланды. Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда күп фатирлы йортларда барлыгы 8861 ишегалды бар. Өч ел эчендә аларны тәртипкә китерү ниятләнә. Бу максаттан “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган  брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде.

02.09.2019

Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Россия Тау һәм сәнәгать күзәтчелегенең 300 еллыгына һәм Ростехнадзорның Идел буе идарәсенең 65 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

02.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты видеоконференцэлемтә режимында Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән селекторлы киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында мәгариф объектларын төзүгә багышланган иде.  

02.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Семашко белән очрашты. 

Очрашу Казан Кремлендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов илчегә Татарстан нефть-газ форумында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. 

Гомумән, Рөстәм Миңнеханов Беларуьның Россиядәге илчелегенә Татарстан-Беларусь хезмәттәшлеген үстерүдәге эше һәм Татарстан делегациясенең сентябрь аенда Беларуська визитын әзерләүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

"Беларусь Республикасы - Татарстанның алдынгы чит ил пратнеры", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

02.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Кристаллик фундаментның углеводород һәм минераль-чимал потенциалы» халыкара фәнни-техник конференциясендә катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.  

Конференция Татарстанның нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» ХКҮдә узды.

02.09.2019

Бүген Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть, газ. Нефть химиясе», «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография», «Интерпластика Казан 2019» күргәзмәләрендәге иң яхшы экспонатлар, проектлар һәм техник хәл ителешләр өчен премияләр тапшырды. Биш төп бүләкнең өчесен «Татнефть» ГАҖ алды.

02.09.2019

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның “Весна” торак комплексында күп профильле 185нче лицей ачылышы тантанасында катнашты.

Татарстан Премьер-министры барысын да бәйрәм белән – Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.

02.09.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның нефть-газ химиясе форумында катнашты.

Чара «Казан Ярминкәсе» КҮ территориясендә уза. Татарстанның нефть-газ химиясе форумында Россиянең 31 төбәгеннән һәм 23 чит илдән 180 әйдәүче тармак компаниясе һәм предприятиесе катнаша.

Форумны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Казан ярминкәсе» ААҖ. Форум Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уздырыла.   

Форум кысаларында «Нефть, газ. Нефть химиясе» 26 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе, «GEO-КАЗАН: Геологоразведка. Геодезия. Картография» 9 нчы махсуслаштырылган күргәзмәсе, «Интерпластика Казан» 5 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе уза, түбәндәге актуаль темалар буенча 17 эшлекле чара булачак: халыкара һәм бөтенроссия конференциясе, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, панель дискуссияләре, презентацияләр һәм мэтчмейкинг (matchmaking) принцибы буенча оештырылган Татарстан Республикасы нефть-газ һәм химия предприятиеләренең баш технологларының, механикларының һәм энергетиковларының бизнес-очрашулары һәм башкалар. 

01.09.2019

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле укытучылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.

31.08.2019

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чистайда "Камалия" тәрбия үзәгендә булды. 

"Камалия" үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада урнашкан. 

Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда бер вакытта 200 кеше шөгыльләнә ала. Үзәкнең эшчәнлеге театраль сәнгать, робототехника, ИТ-технологияләр, ораторлык осталыгы, балалар сәнгате, чит телләр өйрәнүгә юнәлдерелгән. 

 

Битләр: << 811 812 813 814 815 ( 816 ) 817 818 819 820 >>