Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе башлыгы, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Россиядә 18, 19 һәм 20 сентябрьдә тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узачак. Татарстанның сайлау системасы югары дәрәҗәдә әзер. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесенең IX чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
15 сентябрьдә Россиядә Федераль дәүләт санитар-эпидемиологик күзәтчелек көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ведомство хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады.
Бүген «Ак Барс Арена» стадионында Җәядән ату буенча "Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы" V бөтенроссия ярышлары ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Спорт министры Михаил Дегтярев, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Бүген Казанда Җәядән ату үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Спорт министры Михаил Дегтярев һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Татарстан Республикасына Россия Генераль прокуроры Александр Гуцан эш сәфренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камада. Ул сәнәгать зонасында, шулай ук дошман БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күргән торак йортта булды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм «Юнармия» Баш Штабы башлыгы Владислав Головин кул куйды.