Республика Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чаралар һәм балалар өчен җәйге ял оештыру турында берничә йөкләмә бирде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика халык бәйрәмнәрен югары дәрәҗәдә оештырырга йөкләде. Бу хакта ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә белдерде.
Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы бүген Казанда, Казан вертолетлар заводы (Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингы) мәйданчыгында узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге вице-президенты Сергей Мытенков, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Мәрҗани урамы ягыннан Түбән Кабан күле яр буен төзекләндерү эшләре темплары белән танышты.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар төзекләндерү участокларын карап чыктылар, башкарылган эшләрне һәм өченче чират кысаларында башкарасы эшләрне бәяләделәр.
Эшләрнең барышы турында «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова сөйләде. Генераль план схемасы һәм техник-икътисадый күрсәткечләр тәкъдим ителде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышын уздырды, ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
«Аҗаган» («Зарница») үсеп килүче буында лидерлык сыйфатлары, туган якны ярату хисе һәм үз өстеңә җаваплылык ала белү тәрбияли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Аҗаган 2.0» бөтенроссия хәрби-патриотик уенының төбәк этабында катнашучылар белән очрашуда белдерде. Чара Казан югары танк команда училищесының спорт шәһәрчеге территориясендә оештырылган.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Урал тау токымнары сәнәгате холдингы генераль директоры Сергей Мазуркевич белән очрашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Татарстанда 2025/2026 елларның җылы бирү чоры башына 3 мең 69 котельный, 18 мең 90 күп фатирлы йорт һәм 7 мең 500 социаль-мәдәни объект әзерләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларының 2025-2026 елларның җылы бирү чорындагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026-2027 елларның җылы бирү чорына әзерлек буенча бурычлар куелды.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексы һәм торак-коммуналь комплексы оешмаларының 2025-2026 елларның җылы бирү чорындагы эшенә йомгак ясалды һәм 2026-2027 еллардагы җылыту чорына әзерлек бурычлары билгеләнде.
Утырышны ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.