Яңалыклар

22.09.2026

Бүген Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин белән очрашты. 

22.09.2026

Бүген «Comtrans-2026» халыкара коммерция транспорты күргәзмәсендә Саратовта тарату тартмаларын сәнәгать җитештерүен оештыру ниятләре турындагы декларация имзаланды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов катнашты.

22.09.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Comtrans-2026» халыкара коммерция транспорты күргәзмәсен ачуда катнашты. Чара 22-25 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮдә уза.

21.09.2026

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский һәм Куйбышев тимер юлы - "Россия тимер юллары" ААҖ филиалы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

21.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Владимир Балтер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

20.09.2026

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин «Бергә буу заманы» фестивалендә булдылар. «Казан» гаилә үзәге янында бу зур вакыйга булды. Мәйданчыкта 70 меңнән артык кеше бар иде. 

20.09.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.

19.09.2026

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.

19.09.2026

Татарстанда бөртекле һәм техник культураларны җыю 1 млн 218 мең га мәйданда тәмамланган. Бу гомуми планнан 61% тәшкил итә. Тагын 784 мең гектарда җыеп аласы бар әле. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.09.2026

«Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 2026 елда Татарстанда 13 муниципалитетта 560 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Быелгы барлык эшләр төгәлләнгән. Төзелеш сезоны нәтиҗәләрен ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова тәкъдим итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Битләр: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>