Яңалыклар

19.09.2026

Татарстанда 2 млн 856 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган. Бу гомуми еллык төзелеш планының 90%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

19.09.2026

20 сентябрьдә Россиядә Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

19.09.2026

Россиядә IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә. Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә тавыш бирү барышын даими контрольдә тотарга кушты.

18.09.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Беренче курс студентлары көне кысаларында «Яшьләр вакыты» фестивалендә катнашты. Чара «Казан» гаилә үзәге янында узды.

18.09.2026

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Чаллыда автоспортның 50 еллыгына багышланган тантаналы чарада булды.

18.09.2026

Бүген Казанда Җәядән ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» V бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Турнирны ябу тантанасында Россиянең Генераль прокуроры Александр Гуцан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «Ак Барс Арена» стадионында узды.

18.09.2026

Бүген Казанда Укытучыга һәйкәл ачылды. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм педагогик хезмәт ветераннары катнашты.

18.09.2026

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген IX чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда тавыш бирде.

17.09.2026

Россия Генераль прокуроры урынбасары Сергей Табельский һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җәядән ату буенча «Россия Генераль прокуроры Кубогы» V бөтенроссия ярышларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләделәр. Чара Казанның «Ак Барс Арена» стадионында узды. Тантанада шулай ук Россия Җәядән ату федерациясе рәисе Зоригто Манханов катнашты.

17.09.2026

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сукырлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Ярдәм» инклюзив үзәген ачуда катнашты. Бу - Россиядә бердәнбер шундый комплекс. Чарада шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, «Ярдәм» мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов катнашты.

Битләр: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>