Бүген Алабуга районында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика нефть компанияләре башлыкларының ел саен үткәрелә торган киңәшмәсе узды.
Анда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Энергетика министрлыгы һәм РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре, республика министрлыклары, ведомстволары, хакимиятнең федераль органнары территориаль бүлекчәләре һәм республика муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре катнашты. Сүз Татарстан нефть тармагының агымдагы һәм киләчәк үсеше мәсьәләләре турында барды.