Әгәр Россия турнир үткәрү урыны итеп сайланса, 2018 елда Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын кабул итәргә әзер. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика башкаласына Халыкара футбол ассоциациясе федерациясе – ФИФА комиссиясе визиты вакытында белдерде.
Бүген кояшлы август көнендә Казанда тагын бер “кояш” кабынды. Идел буе районының Имәнлек урамында мәйданы һәм җиһазланышы буенча тиңе булмаган яңа буын “Кояшкай” балалар бакчасы ачылды. Бу Имәнлек-Р.Зорге урамнарын эченә алган микрорайон халкы өчен күптән көтелгән зур вакыйга. Ата-аналар, тәрбиячеләр һәм балаларның шатлыкларын бүлешергә бүген бирегә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килгән иде. Ачылыш тантанасында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нигъмәтуллина, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин һ.б. кунаклар катнашты.
Бүген Казанга ФИФА ның инспекция комиссиясе килде. “Казан” Халыкара аэропортында комиссия әгъзаларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Рафис Борһанов каршы алды.