Яңалыклар

19.07.2010
Воронеж өлкәсе җитәкчелеген эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеге өлкәләрендә Татарстанда тупланган тәҗрибә кызыксындыра. ТР Хөкүмәт йортында Премьер-министр Илдар Халиков белән очрашуда өлкә губернаторы урынбасары - Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Александр Ганов шулай дип белдерде.
19.07.2010
Бүген рәсми рәвештә Биектау муниципаль районы Башкарма комитетын җитәкләгән, бер үк вакытта район башлыгы вазифасын башкаручы Рөстәм Кәлимуллинга яңа постта районга элеккеге данын кайтару өчен бик күп тырышырга кирәк булачак. Муниципаль район Советының бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар-ведомстволар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советы депуталары катнашында узган утырышында районның социаль-икътисади үсеше белән бәйле проблемалар күтәрелде.
16.07.2010

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең П.А.Герцен исемендәге онкология фәнни-тикшеренү институты директоры, академик Валерий Чиссов белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәламәтлек саклау мәсьәләләре бүлеге башлыгы Борис Менделевич катнашты.

15.07.2010

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград бораулау техникасы заводы генераль директоры Николай Зацаринный ике якка да файдалы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.

15.07.2010
Бүген Россиядә РФ Кораллы Көчләренә чакырылыш төгәлләнде. ТР Министрлар Кабинетында беренче вице-премьер - республика чакырылыш комиссиясе урынбасары Равил Моратов рәислегендә узган ТР чакырылыш комиссиясе утырышында Татарстанда 2010 елгы язгы чакырылыш кампаниясенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодинның сүзләренә караганда, республикада язгы чакырылыш тулаем алганда оешкан төстә узган. Шәһәр-районнарда чакырылышны тәэмин итү буенча чараларны үтәмәү һәм хокук бозу очраклары теркәлмәгән. Быел армиягә 7 меңнән артык татарстанлы киткән. Чакырылыш комиссияләренә 30476 граждан чакырылган, шуларның 99,3 проценты килгән. 193 татарстанлы армиягә барудан качып йөргән. Аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы.
14.07.2010
Татарстанга ике көнлек визит белән Саха (Якутия) Республикасы делегациясе килде. Сәфәрнең максаты- төбәкне үстерүнең инновацияле юлларын өйрәнү һәм тәҗрибә уртаклашу. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Саха (Якутия) Республикасы вице-президенты Дмитрий Глушко һәм Фәннәр академиясе президенты Игорь Колодезников белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
14.07.2010
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ арасында Татарстан Республикасы территориясендә мәгълүмати технологияләрне һәм хезмәтләрне үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм “Эр-Телеком Холдинг” ЯАҖ генераль директоры Андрей Семериков кул куйды.
14.07.2010
Татарстан җитәкчелеге Япония компанияләренең респулика базарына килүенә карата кызыксыну белдерә. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

Искәртеп үтәбез, Масахару Коно җитәкчелегендәге япон эшкуарлары делегациясе Татарстан Республикасына 12 июльдә килде. Делегация составына Япония бизнес-клубы (Мәскәү) вәкилләре, автомобиль, нефть, банк һәм икътисадның башка тармакларындагы мәнфәгатьләрне тәкъдим итүче егермедән артык эшкуар керә. Делегация әгъзалары «КАМАЗ” ААҖ, “Соллерс” ААҖ, “Алабуга” махсус икътисади зонасы, Казандагы IT-паркта, шулай ук “Йокогава электрик” компаниясенең Техник үзәгендә (“Идея” технопаркы) булды.
13.07.2010
Россия Хөкүмәте Президиумы утырышы булды. Утырыш корылык китергән нәтиҗәләрне бетерү темасына багышланган иде.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, аномаль югары температурадан аеруча нык зыян күргән башка төбәкләрнең җитәкчеләре катнашты.
13.07.2010
Татарстан Президенты эш визиты белән Воронеж өлкәсендә булды, анда ул Воронеж өлкәсе губернаторы Алексей Гордеев белән очрашты.

Битләр: << 2071 2072 2073 2074 2075 2076 2077 ( 2078 ) 2079 2080 >>