Татарстанда икътисади активлык быел беренче ярты еллыкта мәшгульлек органнарына 143,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән, бу исә былтыргы шушы ук вакыттагыдан 2 тапкырга азрак.
Бүген Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Иран Ислам Республикасы делегацияае белән очрашты. Делегацияне Иранның хаҗ эшләре буенча җитәкчесе Сәед Гали Газиәсгар җитәкләде. Очрашу Татарстан Хөкүмәте Йортында узды.
Бүген очрашуда ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм РФ транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков “Ауропа-Кытай” транспорт коридоры төзелеше проекты кысаларында хезмәттәшлек итү буенча фикер алышты.
Якын киләчәктә Татарстанда бензин кыйммәтләнергә тиеш түгел. Ул хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде. ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров хәбәр иткәнчә, Татарстанда ай саен 90 мең тонна бензин кулланыла. 50 мең тоннаны "ТАИФ-НК" заводы җитештерә.
2011 елның беренче ярты елында ТР юлларында 505 мең кв. метр мәйданда чокыр-чакырларны ямау эшләре башкарылган. Бу 2010 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 50 процент тәшкил итә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы ялга китә. Республика башлыгының ялы 2011 елның 5 июленнән 17 сенә кадәр.
Бүген мәскәүлеләр татар-башкорт халкының яраткан бәйрәмен – Сабан туен билгеләп үтә. Быел ул яңа урында – “Коломенское” Мәскәү дәүләт музей-тыюлыгында узуга да карамастан, бәйрәмгә кеше күп килгән иде.
Татарстан Республикасының Свердловски өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллегендә - яңа җитәкче. Әлеге вазифага Ринат Садриев билгеләнде. Вәкаләтле вәкиллекнең яңа башлыгын коллективка вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров тәкъдим итте.
Бүген Екатеринбургта федераль Сабантуйны ачу тантанасы узды. 2011 елгы Сабан туеның үзенчәлеге ике бәйрәм датасы белән бәйле – быелгы ел Россиядә Космонавтика елы дип игълан ителде, ә Татарстанда быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгын бәйрәм итәләр.