2015 елларда су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты Казанда үткәреләчәк. Бу хакта бүген, 15 июль көнне Шанхай (КХР) вакыты белән 13.00 сәгатьтә, Халыкара йөзү федерациясе - FINA бюросы әгъзалары шундый карар кабул иткән.
“Булгария” теплоходы һәлакәтендә гомере өзелгән 112 кешенең мәете табылган. Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 14:00 сәгатькә шундый мәгълүмат белдерә.
Алга таба да ихтыяҗ зур булган әһәмиятле социаль проект - торак фондына акча туплау-формалаштыру финансчылар өчен өстенлекле юнәлеш булып кала, керемнәрдә кытыршылык сизелсә дә, күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы дәвам иттерелә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына игътибар бирү сорала, түләү смета буенча түгел, ә күрсәтелгән күләмгә карап булырга тиеш – болар бик мөһим, дип белдерде бүген ТР Хөкүмәте йортында республика финанс, казна һәм салым органнарының бюджет мәсьәләләре каралган республикакүләм киңәшмәсенә рәислек иткән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 июльдә 16 сәгатькә булган мәгълүматларына караганда, “Булгария” теплоходында һәлак булган 101 кешенең мәете табылган, аларның 17се – ир-атлар, 63е – хатын-кызлар, 21е - балалар.
“Булгария” теплоходы баткан урында Идел төбеннән чыгарылган мәетләр саны, бүген сәгать 12гә алынган белешмә буенча, үзгәрешсез – 100 килеш кала бирә, һәлак булганнарның 91енең кем икәне ачыкланган, 66 җәсәд җирләүгә мәрхүмнәрнең туганнары кулына тапшырылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы баткан урында булды.