Судноларны күтәрү буенча белгечләр “Булгария” теплоходын тикшерүгә кереште. Бу хакта бүген судноның һәлакәткә очрау сәбәпләрен тикшерү буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында белдерделәр. ТР Хөкүмәт йортында утырышны Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Виктор Олерский үткәрде, анда Татарстан Премер-министры Илдар Халиков та катнашты.
“Булгария” теплоходы баткан урында бүген иртәнге сәгать 10га кадәр су өстенә чыгарылган үле гәүдәләр саны 100гә җитте. Аларның 19ы ир затыннан булса, 63е - хатын-кыз һәм 18е - бала. Һәлак булганнарның 85е кем икәне билгеле.
Идел төбенә киткән “Булгария” теплоходында һәлак булганнарның, бүген иртәнге сәгать 10.00га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Республика суд-медицина экспертизасы бюросына барлыгы 97 мәет китерелгән, шуларның 91е, шул исәптән 19 баланың кем икәне ачыкланган. Татарстан хастаханәләренә сеңерләре тартылып, бәрелгән булып, әлеге теплоходта барган 5 кеше мөрәҗәгать иткән.
13 июльдә сәгать 8гә булган мәгълүматларга караганда, республиканың Суд-медицина экспертизасы бюросына “Булгария” теплоходында һәлак булучыларның 89 мәете китерелгән, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Бүген Татарстанда "Булгария" теплоходында һәлак булган кешеләрне җирли башладылар. Республикада 22 кешенең мәете җиргә бирелде. Ул хакта фаҗиганең сәбәпләрен өйрәнү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде. Аны ТР Хөкүмәт Йортында РФ транспорт министры Игорь Левитин үткәрде.
“Булгария” теплоходы фажигасендә һәлак булганнарның гаиләләренә һәм каза күрүчеләргә бер тапкыр матди ярдәм күрсәтү турында бүген Татарстан Хөкүмәте 398 нче номерлы карар чыгарды.
"Булгария" теплоходы һәлакәтен өйрәнү буенча хөкүмәт комиссиясе әгъзалары "Булгария"дә һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды. Вакыйгада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бөтенроссия матәм көнендә "Булгария" баткан урынга матәм чәчәкләре салынды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Президенты ярдәмчесе Александр Абрамов, РФ Транспорт министры Игорь Левитин, һәлак булганнарның туганнары суга чәчәкләр салды.
14 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча "Булгария" баткан урында 75 мәет табылган. Алар арасында - 50 хатын-кыз, 9 бала һәм 16 ир-ат.
Россия Федерациясе транспорт министры Игорь Левитин белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Булгария” теплоходы фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу чарасында булды. Казанның Петропавловски соборында һәм республика башкаласының борынгы Әл-Мәрҗәни мәчентендә һәлак булучылар рухына дога кылдылар.